Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Киләсе елга Бөтенроссия авыл Сабан туе Мордовиядә үтәчәк

Мордовия Республикасында Федераль Сабантуй моннан 15 ел элек узган иде.

2022 елда XII Бөтенроссия авыл Сабан туе Мордовиядә узачак. Мордовия Хөкүмәте Рәисе вазифаларын башкаручы Владимир Сидоровка кичә Мөслимдә узган Бөтенроссия Сабан туенда бәйрәмнең символын тапшырдылар.

«2022 елда Россиядә Идел Болгарстанында Ислам кабул итүнең 1100 еллыгы була. Әлеге зур бәйрәм белән беррәттән, Мордовиядә XII Бөтенроссия авыл Сабан туе узачак. 2006 елда Мордовия башкаласы Саранск Федераль Сабан туен үткәргән иде. Бәйрәмне югары дәрәҗәдә үткәрербез дип өметләнәм», — диде XII Бөтенроссия авыл Сабан туен үткәрү буенча оештыру комитеты рәистәше Владимир Сидоров.

Ул шулай Татарстан һәм Мордовия арасында тыгыз элемтәләр урнашканын әйтте.

«Мордовиядә 43 меңгә якын татар яши. Алар үз хезмәтләре, тырышлыгы, максатчанлыгы белән төбәкнең иҗтимагый, икътисади үсешенә зур өлеш кертә. Татарстан белән Мордовияне күпьеллык дуслык һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек бәйли. Төбәкләребез арасындагы яхшы мөнәсәбәтләр алга таба да үсә, ныгый барыр дип өметләнәм», — диде Владимир Сидоров.

Кичә, 3 июльдә, Мөслим районында XI Бөтенроссия авыл Сабан туе булды. Анда Россиянең 45 төбәгеннән 550 делегат килде. Сабантуйда быел беренче тапкыр «Татар базары» дигән махсус сату нокталары, шулай ук Бөтенроссия авыл Сабан туе тарихына багышланган күргәзмә эшләде. Быел төп татар утарын Кукмара районы тәкъдим итте. Кунаклар ат чабышы, билбаулы көрәш һәм башка бәйгеләр карый алды. 

 

Гадел Әхмәтҗанов 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев