Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Республикада

Кичәләр дә уйга сала икән...

Татарстан белән Башкортстан арасында дуслык күпере төзү юнәлешендә Чаллы каласында элегрәк тә күркәм эшләр аз башкарылмады.

Март аеның соңгы көннәрендә Чаллы каласына мәркәздән зур гына әдәби десант килеп төште. Чаллыда 21 ел буе нәшер ителгән “Мәйдан” журналының күркәм йоласы бар: ул редакция булдырган Илдар Юзеев исемендәге әдәби премияне бер яктан – Татарстан, икенче яктан – Башкортстанда яшәп иҗат итүче берешәр әдәбиятчыга һәр ел саен бүләк итеп бара. Башкортстан ягында нәкъ шушы ук рәвешчә ике рес­публика вәкилләренә дә бүләк ителүче Фатыйх Кәрим исемендәге премия дә бар-барын, әмма ике тугандаш милләт арасын төзәтү, аеруча җанисәп саен кискенләшә барган киеренкелекне, хәтта дошманлашуны туктату өчен әле өстәмә чаралар күрсәң дә артык булмас сыман.

Татарстан белән Башкортстан арасында дуслык күпере төзү юнәлешендә Чаллы каласында элегрәк тә күркәм эшләр аз башкарылмады. Моны аеруча Казан белән Уфада, рәсми хакимиятләр көенә “ләббәйкә” әйтеп торучы вак-төяк чинушалар гына күрмәмешкә сабышты. Чөнки, имеш, ике республикада да мәдәният өлкәсендә кылынган һәрбер гамәл фәкать алар имзасы, алар башлангычы белән башкарыла, Тукайчарак әйтсәң, алар сызгырмыйча яфрак та селкенми бит. Ә асылда Чаллы каласында гомер итүче җырчы Равил Галиев инде дистә еллар элек үк, Татарстан белән Башкортстан җырчыларын бер төркемгә туплап, Ык елгасының ике ягында “Дуслык күпере” дип аталган җыр фестивале уздыра. Ул шушы төркем белән әүвәл Татарстанның Азнакай, Ютазы, Бөгелмә, Әлмәт, Чаллы кебек үзәк халыкларын Башкортстанда гомер итүче Радик Динмөхәммәтов кебек җырчылары, музыкантлары белән таныштырып чыга. Аннары инде төркем Ык аръягына күчә дә Башкортстанның Октябрьск, Туймазы, Дүртөйле, Нефтекама... сәхнәләрендә, ә соңгы аккорд итеп Уфа каласында “Безне гасырлар бәйләгән, без гомергә бергә!” шигаре астында гастрольләрне тәмамлый. Янә бер мәртәбә кабатларга мәҗбүр: Равил Галиев һәм аның аркадашлары көч салган әлеге тырышлыкны Казан белән Уфа түрәләре генә күрми!..

“Мәйдан” журналы да, нәшер ителә башлауның беренче аеннан ук Башкортстанда, Удмуртия, Оренбург өлкәсендә иҗат итеп, үз әсәрләрен үзләре гомер иткән кече Ватан матбугатында дөньяга чыгара алмыйча газап чигүче милләттәшләребезгә, аеруча яшь талантларга үз мәйданын бирүне, әдәби ярдәм кулы сузуны максат иткән иде. Аллага шөкер, журнал Удмуртия һәм Башкортстанда яшәүче татар әдипләренә багышланган махсус саннарны да, аларның шигырь, поэма, повесть-хикәяләрен дә дөньяга күп чыгарды. Мисалга, Балтач районы мәктәпләрендә балаларга белем бирүче Гөл-Мирһади соңыннан Башкортстан Язучылар берлегенә дә кабул ителде... Ижау каласында яшәгән көе күпчелек әсәрләрен “Мәйдан” журналы битләрендә яңгыраткан Ринат Баттал соңыннан Татарстан Язу­чылар берлегенең Һади Такташ премиясенә дә лаек булды.

Шушы ук уңайдан зуррак бүләкләр, хәтта Тукай премиясе турында да сүз кузгату мөмкин. Әнә, Уфада яшәгән көе Татарстан татарлары өчен дә якынга әверелгән җырчыбыз Идрис Газиев Башкортстанның – С.Юлаев, Татарстанның Г.Тукай исемендәге иң югары бүләкләренә лаек булды бит әле. Бездә Тукай бүләгенә дәгъва итүчеләр өчен старт бирелдеме, ел саен бер дистәдән артык шагыйрь яисә прозаик, исеме йөз кешегә таныш рәссам, көйче, хәтта биючеләргә хәтле чәчрәп сәхнәләргә чыга. Ана теленә һәм изге тарихына балта чабылган чакта газиз милләтен яклап сүз әйтүчеләрне көндез чыра яндырып эзләсәң дә табып булмый, ә Тукай премиясен эләктереп алу өчен терсәк сугышу оештырудан да тартынып торучы юк. Уйга килегез, Татарстаннан тыш, Башкортстан мәйданында да бер миллионнан артык татар яши бит әле! Ул бер миллион арасында әле бер ай элек безнең Кремль эчендәге “Хәзинә” сараенда меңнәрне сокландырырдай күргәзмә ясап киткән Вәкил Шәйхетдинов атлы күркәм рәссам яши. Ул миллион татар арасында Татарстандагы татарлар кулына килеп җитмәгән бер дигән романнар, поэмалар, повестьлар иҗат итеп яшәүче шагыйрь һәм прозаиклар бар. Ә Тукай премиясе дигәндә нигә алар турында һаман онытабыз?! Татарстандагы татарлар беренче сортлылар да, Башкортстандагы татарлар безгә ятиммени?!. Менә, аңладыгызмы, Чаллыдагы “Мәйдан” журналы булдырган Илдар ага исемендәге премия нинди рольне үти?..

Чаллыга мәркәздән Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җитәкчелегендә иҗатлары кабат-кабат пропагандага һич тә мохтаҗ булмаган Марсель Галиев, Газинур Морат, Нәбирә Гыйматдинова, Вахит Имамов, Рафис Корбан белән бергә, әлбәттә инде, Илдар абыйның улы Салават Юзеев та килгән иде. Чаллы хакимияте һәм язучылар оешмасы күршедәге Әлмәт, Мамадыш, Түбән Камадан да каләмдәшләрен чакырырга онытмаган. Чаллыда яныбызга Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Камил Нугаев белән Марсель Мингалимов һәм “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков килеп кушылу да олы шатлык булды. Һәммәбезне җыеп, Чаллыда былтыр гына ачылган “Адымнар” мәктәбенә алып киттеләр. Мәктәп белән танышу, түгәрәк өстәл артында милли рух темасына әңгәмә, ахыр чиктә мәктәпнең актлар залында Илдар Юзеев исемендәге премиянең быелгы лауреатларын бүләкләү тантанасы булды. Татарстаннан шагыйрь Рафаил Газизов, Башкортстан дәүләт университеттан галимә һәм шагыйрә, безгә бик тә сирәк күренгәнгә күрә сагындырган Лилия Сәгыйдуллинаның шушы бүләкне алуын сөенеп күзәттек. Быел “Мәйдан”ныкылар журналны нигезләгән һәм аның мөхәррир йөген дистә еллар буена тарткан Факил Сафин белән без фәкыйрегезне дә шушы ук премия белән билгеләп үтәргә карар кылган, сәхнә йөзен без сукбайларыгыз да күреп төштек, рәхмәт!..

Кичә агышында янә без моңача эшләп җиткермәгән бер чир ачыкланды. Татарстанның һәрбер районында диярлек “Якташлар” җәмгыяте бар, алар Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама кебек калаларда да актив эшли. Берәү өчен дә сер түгел, Татарстанның һәр районында Башкортстан җирлегендә туса да, Казан югары уку йортларында укыганнан, йә гаилә корганнан соң бездә яшәп калган “башкорт татарлары” да меңәрләгән. Ике арадагы “алыш-биреш” дистә еллар гына түгел, ә гасырлар буена дәвам итә. Аннары XVII-XVIII гасырда дип әйтмим, әле “кул сузымындагы” чорда, “столыпинча” яңа авыллар нигезләү башлангач та, Татарстандагы бүгенге Актаныш, Мөслим, Әгерҗе, Лениногорск, Ютазы, Азнакай районнары җирләрендә яшәгән дистәләгән авылның йөзләрчә гаиләләре чагыштырмача “ташландык” хәлдә яткан бүгенге Илеш, Краснокама, Дүртөйле, Балтач, Борай, Чакмагыш... җирләренә күчеп китә һәм анда яңа хутор, яңа салалар нигезли. Иске нигездә калучылар белән күчмәннәр дистә еллар буе­на уртак җыен, уртак базарлар үткәрә, хәтер һәм нәсел җебен өзмичә яши. Әүвәл канкойгыч инкыйлаб, аннары туганара сугыш­лар нәтиҗәсендә генә аралашу өзелә, кардәш-туганлык ерагая.

Районнарыбызда һәм калаларда якташлык кичәләре үткәргән чагында без менә шул – ерак киртәләр артында калган кардәшләребезне искә алырга, үзебез үткәргән чараларга кунак итеп чакырырга онытабыз. Мисаллар меңәрләгән. Учалы районының Ахун авылында туып-үскән Нәзифә Кадыйрова Мамадыш районындагы Урта һәм Кече Кирмән авылларына концерт белән килгәч, табын артында кирмәнлеләрнең нәкъ Ахундагы бер үк җыр һәм көйне ишетеп, күз яшьләренә бирелә, туганнарын таный. Актаныштагы Иске Богады авылы белән Чакмагыштагы Яңа Богады кешеләре әле сугышка кадәр үк очрашып, гел бер үк җырны суза торган булганнар, бер үк биюне башкарганнар, бу йола сугыштан соң гына өзелгән... Дәвам итәсе юк: Татарстан белән Башкортстан арасындагы “Берлин стенасы” булып саналган Ык һәм Сөн елгаларының ике ярында да чип-чиста татар авыллары тезелешеп ята. Безгә ул инкыйлаб яки сугыш аерган киртәне атлап узасы, замананың зәһәр җилләре тузгыткан туганнарны табып, өр-яңадан кушыласы иде. Ул чагында җанисәп саен үпкәләшеп-әрепләшеп йөрүләр дә, иң яманы – татар җирләренә килеп ыру баганасы, тәре баганасы утыртып йөрүләргә дә җирлек калмас иде. Туганлык кулын, ярдәм кулын, иң беренче чиратта, без сузарга тиеш!

Вахит ИМАМОВ.

Автор фотолары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев