Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Әхмәт хәзрәт Сабиров: Казанның иң борынгы Апанай мәдрәсәсенә җимерелү куркынычы яный

1770нче елларда ачылган һәм Галимҗан Баруди, Гаяз Исхакый, Садри Максуди, Хөсәен Фәезханов кебек шәхесләр белән бәйле булган мәдрәсәнең түбәсен төзекләндерү мәсьәләсе ундүрт ел буе хәл ителми.

Апанай мәдрәсәсе мөдире Әхмәт хәзрәт Сабиров Казанның иң борынгы дини белем бирү йортына түбәсеннән су үтү сәбәпле җимерелү янавын әйтте.

«Җил чыккан саен түбә калайлары урыныннан куба да, яңгырда мәдрәсәгә су үтә. Диварлар буйлап агып төшкән су нигезгә зыян китерә. Без аларны даими рәвештә кадаклыйбыз, ләкин тузган такталар чергән калайны тотмый. Су үтү сәбәпле бинага җимерелү яный. Без аны югалтудан куркабыз», - диде Әхмәт хәзрәт Сабиров «Татар-информ» хәбәрчесенә.

 

 

Мәдрәсә түбәсенең тузган хәлдә булуы урам яктан да, ишегалдыннан да күренә. Түбәне тулысынча алыштырырга кирәк. Аның начар хәлдә булуы 2008 елдан бирле билгеле икән.

«2008 елда ук Татарстан Мәдәният министрлыгы төзегән актта түбә канәгатьләнмәслек хәлдә дип теркәлгән иде. 2010 елда бина ташландык хәлдә Апанай мәчете карамагына бирелде. Мәхәллә көче белән без аның диварларын рәтләдек, бүлмәләргә ремонт ясадык, газ белән җылытуны булдырдык, укытуны башлап җибәрерлек хәлгә китердек, ләкин түбәне төзекләндерә алмадык», - диде Әхмәт хәзрәт Сабиров.

 

 

1770нче елларда төзелгән бина мәдәни мирас объекты булып исәпләнә, шуңа күрә дәүләт рөхсәтеннән башка түбәне алыштыру мөмкин түгел икән. Мәхәллә иганәчеләр ярдәме белән генә төзекләндерү эшләренә керешә алмый. Бу эштә дәүләт органнары ярдәме кирәк. Әхмәт хәзрәт Сабиров җаваплы дәүләт хезмәткәрләренең әлеге проблемага игътибар итүен сорый.

«2018 елда Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов мәдрәсәне төзекләндерергә кирәк дигән йөкләмә бирде, әмма бүгенге көнгә кадәр аның әмере үтәлеп бетмәгән. «Татинвестгражданпроект» сметаны ясады, ләкин финанс чыганагы билгеләнмәде, шуңа күрә нинди акчага эшләргә кирәген беркем белми. Бина буенча берникадәр эш башкарылды, ләкин түбә шул килеш калды. Бинага зыян килгәнче, түбәне тиз арада төзекләндерәсе иде», - диде мәдрәсә мөдире.

 

 

Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров бу мәдрәсәдә татар халкының данлыклы шәхесләре укыганын һәм укытканын әйтте. Алар арасында Галимҗан Баруди, Гаяз Исхакый, Садри Максуди, Хөсәен Фәезханов, Заһир һәм Муса Бигиевлар бар. Нияз хәзрәт Сабиров сүзләренчә, мәдрәсәдә бүгенге көндә дә даими рәвештә йөздән артык кеше белем ала, егермеләп остаз белем бирә.

 

Рифат Каюмов

"Татар-информ"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев