Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Халыктан ерагайган фестиваль

Фестивальнең бер оештыручыдан икенчесенә күчүе, урын алмаштыруы, бер ел ябык форматта уздырылуы нәтиҗәсендә, тамашачы сизелерлек кимегән, атна-ун көн уза торган кино бәйрәме биш көнгә калган.

Казанда көз башы – мөселман киносы фестивале белән истәлек­ле. Пандемия аркасында былтыр онлайн форматта узганга күрә, быел сәнгать сөючеләр бу чараны дүрт күз белән түземсезләнеп көтте. Фестивальнең бер оештыручыдан икенчесенә күчүе, урын алмаштыруы, бер ел ябык форматта уздырылуы нәтиҗәсендә, тамашачы сизелерлек кимегән, атна-ун көн уза торган кино бәйрәме биш көнгә калган. Биш көн эчендә бишкә ярылып, Казаныбызның «Родина» һәм «Мир» кинотеатрлары арасында йөгереп йөрергә һәм программаның бик тыгыз төзелүе сәбәпле, бөтен кинофильмнарны карап өлгерә алмаганга ачынырга туры килсә дә, биш елга тора торган биш көн онытылмаслык тәэсирләр калдырды.

Моның ише фестивальләрдә һәр минут кадерле. Тамашачыларның бөтенесенә җитешәсе килде. Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев, Казахстанның Илбашы Нурсолтан Назарбаев, скульптор Зураб Церетели, Михаил Горбачев, Михаил Швыдкой, танылган кино режиссерларын сөйләтеп, «Дни и века Чингиза Айтматова» исемле фильм төшергән һәм бөек язучыны Чыңгызхан, Аксак Тимер белән чагыштырып, сүз белән йөрәкләргә үткән язучы кылыч селкеп халыкларны буйсындырган яугирләргә караганда өстенрәк дигән фикер үткәргән режиссер Григорий Нахапетовның кулын кысмыйча мөмкинме соң?

Ислам динен каралтучыларга җавап итеп, тормышта төрле батырлыклар кылган мөселманнар турында фильмнар шәлкеме төшерүне оештырган Россия  мөселманнары Диния нәзарәтенең документаль проектлар җитәкчесе Әхмәт Макаров белән күрешеп, аңа теләктәшлегеңне җиткермәү шулай ук үкенечле булыр иде. Аның каһарманнары арасында Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышы елларында 50 гә якын фашист самолетын бәреп төшергән Кырым татары Әмәтхан Солтан, революциядән соң беренче тапкыр халык тарафыннан сайланган мөфти, Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә, Галиев мәчетенә нигез салган эре сәүдәгәр улы булса да, 1917-1918 елларда чит илгә чыгып качмыйча, милләттәшләренә ярдәм кулы сузган һәм үзе начар туклану нәтиҗәсендә туберкулез чиреннән үлгән Галимҗан Баруди бар. Николай II патша заманында ук хаҗ кылып, Габделгазиз Дәүләтшин, Мәккәгә бару Россиянең бердәмлегенә бернинди зыян китерми, дип дәлилләгәч, 1900-1914 елларда 10 меңгә якын мөселман кешесе хаҗ кылу мөмкинлегенә ия була. Г.Дәүләтшин – шулай ук Әхмәт Макаров проекты геройларының берсе. Макаров фильмнарыннан шулай ук ике тапкыр космоска очкан, анда да Коръән китабын үзеннән калдырмаган Салихҗан Шәрипов, авиаконструктор, тавыштан тиз ТУ-144 һәм водородлы ТУ-155 самолетларын уйлап тапкан Хәйдәр Мусин, Россия империясендә беренче мөфти Мөхәммәтҗан Хөсәенов турында күп мәгълүмат алырга мөмкин иде.

«Милли мультфест» та мөселман кинофестиваленең аерылгысыз өлешенә әверелеп бара. Аны да игътибардан читтә калдырып булмый, чөнки бүген мультфильм төшергән балалар иртәгә тулы метражлы документаль һәм нәфис фильмнар төшерергә мөмкин һәм аларны халыкара фестивальләрдә күрсәтүләре ихтимал. Быел «Мультфест» туган телләр елына багышланган. Жюрине Татарстанның халык артисты, Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхфәтуллин җитәкләгән. Катнашырга теләүчеләрдән 389 гариза кабул иткәннәр. Җиңүчеләрнең мультфильмнарын тамашачыларга күрсәттеләр. Нәни тамашачылар һәм аларның әти-әниләре «Сак-Сок», «Шүрәле», «Кәҗә белән сарык» һ.б. мультфильмнар карады. Исемнәреннән үк күренгәнчә, алар милли эчтәлекле, төшерелү сыйфаты да югары. Әмма Корней Чуковскийның «Федорино горе» әсәре буенча төшерелгән бер мультфильм сагаерга мәҗбүр итте. Татар халык авыз иҗаты һәм язучыларыбызның әсәрләре буенча төшерелгән балалар фильмнары арасына килеп кысылган бердәнбер чит-ят мультфильм булса да, аның яхшы тәрҗемә ителүен, югары төшерелешен билгеләп үтмичә мөмкин түгел. Әмма симез тараканнар үрчетеп яшәгәнгә күрә, бөтен савыт-сабасын качырып бетергән шапшак Федора өстендә татарча чигүле альяпкыч, башында калфак күреп, егылып китәрлек иде. Корней агайның героинясы Федора гына булып калса, җир убылыр идемени? Мультфильмны төшергән бала ак яулыклы саф татар әбиләренә тап төшерәм дип уйламаган, билгеле. Әмма аның мультфильмны эшләүдә булышкан җитәкчесе бардыр лабаса. Мәдәниятләрне бутау әнә шуннан башлана. Шуңа күрә нәниләр төшергән мультфильмнар гына булса да, фестивальнең бу өлешенә дә җитди игътибар бирү сорала. Фильм төшерүче балалар иҗатын куәтләүне җайга салса да, фестиваль оештыручыларның нәни тамашачыларны җәлеп итә белмәве күңелне тырнады. Ни кызганыч, якшәмбегә туры килсә дә, залда утыручыларның саны ике дистәгә  тулмагандыр.

Төркия кинофильмнары йолдызы Али Борак Җәйлан белән очрашу буласын белгәч, Казанның туташ-ханымнары, кыз-кыркын, асаба көн көтеп киштәләрендә яткан иң матур яулыкларын бәйләп, күзләренә сөрмә тартып, бит очларына кершән сөртеп, чибәр вә талантлы егеткә күз кысып калырга ашыкты.

Әнә шундый ыгы-зыгы арасында да Татарстан кинематографының бераз алга китүенә игътибар итмичә мөмкин түгел иде. Фестиваль тарихында милли фильмнарыбыз өчен иң уңышлы ел булгандыр бу, мөгаен. Алмаз Нургалиевнең «Җиде утрау арасында» – фестивальдә күңелне сөендергән фильмнарның берсе һәм ул бик лаеклы рәвештә иң шәп документаль фильм номинациясендә бүләккә лаек булды. Алмаз 1963 елда Түбән Кама ГЭСы төзелү сәбәпле, су басудан куркып авыллар күчерелгәч, Актаныш районы Өшәр авылында сусыз, газсыз берүзе яшәп калган 81 яшьлек Габдулла аганың тормышын сурәтләп кенә калмаган, Өшәрне тарихка керткән һәм бер­очтан җитди проблема күтәргән, чөнки Түбән Кама сусаклагычын 68 метрга күтәрү турында сүзләр бүген дә йөри. Әмма суны күтәрә калсалар, тагын 70 мең гектар җир су астында калырга мөмкин. Никадәр авыл юкка чыга, мәктәп эшләүдән туктый, туган тел, милли мәдәният учагы сүнә, ничаклы кеше кендек каны тамган җирдән аерылырга тиеш була, дигән сүз.

«Кахексия» фильмы Татарстаныбызда төшерелсә дә, татарча түгел, исеме дә әллә нинди сәер яңгырашлы, фестивальдә дә «тамашачы мәхәббәте» бүләген генә алды. Шулай да аны телгә алмыйча булмый. Узган гасырның 20нче еллары башында Идел буенда миллионлаган кешене кырган ачлык турындагы бу фильм бер үк вакытта замана чирләрен дә фаш итә. Режиссер Алинә Галимуллина коточкыч ачлыкны ничек бар, шулай сурәтләү юлыннан бармаган, ул чор һәм бүгенге заманны бизмән касәләренә салып, тирәнрәк мәгънә чыгаруга ирешкән. Фильмда тарих факультетында белем алучы бер төркем яшьләр, җитәкчеләренә ачлык темасын җентекләбрәк өйрәнергә ярдәм итү өчен, бик астында ике атна ач торырга ризалаша. Проектны уңышлы башкарып чыгып, аның өчен түләнгән акчага авыру ананы аякка бастыру кебек изге ният белән башланып киткән эш коточкыч фаҗигагә әйләнә яза. Башта проектның вакыты тагын бер атнага озыная, чөнки җитәкче ач торучыларны яшерен камера аша турыдан-туры интернетта күрсәтеп барудан күбрәк акча эшләп буласын чамалап ала. Күпмедер вакыттан соң аңына килеп, студентларын коткарырга дип машинада ыҗгырып барганда, укытучы юл фаҗигасенә очрагач, ач тору билгесез вакытка озайтыла. Авыл өендә бикләнгән, өч-дүрт атна авызларына бер тәгам капмаган һәм җитәкчеләренең нияте турында берни белмәүче яшьләрнең халәтен күз алдына китерүе кыен түгел. Хәзерге заман вакыйгалары 1920 еллар фотолары, статистика мәгълүматлары һәм актерлар башкаруындагы ачлык күренешләре белән үрелеп бара.


Режиссерның нияте фильмны караучыларга ачык булса кирәк – муллык заманында чын кыйммәтләрнең кадерсезгә әйләнеп, замананың реалити шоуга кайтып калуы. Элек ачлык газабы кичерүчеләрнең сайлау мөмкинлеге булмаган, фильмдагы хәзерге яшьләр исә ач тору тәҗрибәсенә кайсы – кызык өчен, кайсысы семестр буе тырай тибеп йөргәннән соң, зачет кенәгәсенә билге куйдыру өчен бара. Моннан йөз ел элек һәм хәзерге заман арасындагы каршылык аша 1920 еллар башында булган трагедияне тагын да тирәнрәк тоясың. Фильмны төшерүчеләр әле генә күкәй кабырчыгын төртеп чыккан чебиләр сыман, яшь, үлчәп сайлаган кебек, барысы да атналар буе ач торгандай, ябык. Фильмнары исә азу теше ярган кайбер дәрәҗәле кино режиссерларыныкыннан да шәбрәк.

Яшь режиссерыбыз Булат Минкинның Казан мэры Илсур Метшинның махсус бүләгенә ия булган «Берүзе» документаль фильмы ерак Кытайда гомер кичергән милләттәшебезнең ачы язмышын тасвирлый. Наил Габитовның бабасының атасы 1830 елда Казаннан Кытайга күчеп китә. Нәселләрендә барысы да – сәүдәгәрләр. Наил Кытайда туа һәм 1958 елга кадәр әти-әнисе, абыйлары, сеңлесе белән кайгы күрмичә гомер кичерә. 1958 елда Кытайда Коммунистлар партиясе хакимияткә килгәч исә, Габитовның баш өстендә кояш сүнгәндәй була. СССР илчелегендә эшләгән Габитовны 18 елга төрмәгә ялгыз камерага ябалар, туганнарын СССРга кайтып китәргә мәҗбүр итәләр. Режиссер бу фильмда берочтан, Аллага ышанган кеше коточкыч шартларда да кешелеклелеген югалтмыйча исән кала ала, дигән фикер үткәргән. Төрмәдә елга нибары биш-алты тапкыр урамга алып чыгалар. Мәхбүсләр шул вакытта гына юына һәм керләрен юа ала. Ә Коммунистлар партиясен фашистлар белән чагыштырып, тавыш куптаргач, Н.Габитовны ике елга юыну хокукыннан мәхрүм итәләр, ризыгын кисәләр. Чит ил гражданнарын төрмәдә кыйнамасалар да, эшләтмичә җәзалыйлар, чөнки эш ул – хәрәкәт, дигән сүз. Хәрәкәт исә мәхбүсләр өчен файдалы... Мондый шартларда күпләр, түзә алмыйча, акылдан яза. Наил Габитов исә кечкенәдән ислам традицияләрендә тәрбияләнгән кеше буларак сынмый-сынатмый. Мао Цзедун үлгәч, дүрт ел үтеп, 1980 елда ул иреккә чыга. 46 яшендә генә өйләнә һәм хатыны белән Австралиягә күчеп китә. Ике бала үстерәләр. 76 яшьлек Наил Габитов бүген дә Австралиядә гомер итә. Ниләр генә күрмәгән, нәрсәләр генә кичермәгән татар кешесе! Артист һәм филолог Булат Минкин Наил абый белән телевидениедә корреспондент һәм тапшырулар режиссеры булып эшләгәндә таныша. Ул вакытта Габитов Казаныбызга Бөтендөнья татарлары форумына килгән була. Фильм төшерү турында килешәләр. Бүген Булатның иң зур хыялы – «Берүзе» фильмын Австралиядә күрсәтү.

Программа бик тыгыз төзелгәнгә күрә, тамашачы үзебезнең режиссерлар һәм чит илнекеләрнең фильмнары арасында бәргәләнергә мәҗбүр булды. Үзебезнеке күңелгә якын, әмма чит ил кино осталарыннан тәҗрибә алырга була. Мәсәлән, Нигерия киносы күп­ләрдә кызыксыну уятты. Үткән гасыр­ның 1960 елларында гына Великобритания басымыннан котылып, мөстәкыйльлеккә ирешсә дә, Нигериядә әлегә чак­лы сугыш тынып торганы юк. Ничә тапкыр хакимият кенә алмашынды. Шуның өстенә террористлар котыра, кеше урлау очраклары – гадәти хәл. Нефть өстендә урнашуларына һәм күпчелек халкы авыл хуҗалыгында эшләүгә дә карамастан Нигериядә халыкның 70 проценты хәерчелектә җәфа чигә. 15 яшьтән өлкәнрәкләр арасында 62 процент кына укый-яза белә, хәреф таный, калганнары – надан. ВИЧ авыруы буенча дөнья буенча дүртенче урын билиләр. Яңа туган мең баланың илле тугызы үлә бара. Әмма бернәрсәгә дә карамастан Нигерия фильмнар төшерү буенча, Һиндстаннан гына калышып, дөньяда икенче урында тора. Википедия мәгълүматларына караганда, 2006 елда гына да 872 фильм төшерелгән. Кинофильмнары бик сыйфатлы. Мәсәлән, быел Нигерия режиссеры Десмонд Овбьягеле террорчылар тарафыннан әсир ителгән Нигерия хатын-кызларына багышланган «Сыер сауган кыз» фильмын алып килгән. Ике сәгатьтән артык дәвам итсә дә, ахырга кадәр экраннан күзләрне алып булмый. Тирән проблема күтәргән кинофильмда кереше, йомгагы – барысы да үз урынында. Табигать күренеш­ләре гаҗәеп оста төшерелгән. Мавык­тыргыч сюжет, Африка экзотикасы, хатын-кызларның җете төстәге үзенчәлекле киемнәре һәм кеше гомеренең кыйммәтен алга сөргән бу фильм онытылмаслык тәэсирләр калдыра.

Бернинди бүләк алмаса да, фарсы кинорежиссеры Мохсен Рәхимнең Таҗикстан тормышыннан төшергән «Бехтарин» документаль фильмы бик гыйбрәтле. Анда Бехтарин исемле кызны тормышыннан артык сөйсә дә, дусты Мирзо белән икесе арасына кермәскә сүз биргән Сиявушның 25 елдан соң туган җиренә кайтуы тасвирлана. Сиявушның үткәннәренә кайтып сөйләгәннәре Нәүрүз бәйрәме күренешләре белән үрелеп бара. Аларны Англиядән килгән журналист кыз төшерә, Сиявуш исә аңа бу эштә ярдәм итә, имеш. Әмма соңыннан Сиявушның тормышын Нәүрүз күренешләре белән тикмәгә генә үрелдермәүләре аңлашыла башлый. Бехтарин иң яхшы дип тәрҗемә ителә икән. «Иң яхшы, юк, яхшыдан да яхшырак табылачак. Санаулы гомерне Сиявуш кебек бәхет күрмичә әрәм итергә ярамый. Нәүрүз – яңарыш билгесе, яз символы. Сиявуш исә 25 ел гомерен караңгы көздәгедәй үткәргән, гаилә кормаган, нәсел дәвамчылары юк», – дип аңлатты режиссер. Тамашачы бик өметләнсә дә, Бехтарин һәм Сиявуш кавышмый. Бехтаринның гомернең кыска булуын аңлап, үзгәргән, үзенә яр тапкан, Сиявушка да яңарыш теләгән булуы ихтимал.

Режиссер Рой Криспел дөнья­лар тыныч булмау сәбәпле нәни улының мәетен Израиль чиге аша узып туган авылына алып кайта алмыйча берничә көн интеккән ир-ат турында «Отец Омара» фильмын алып килгән. Болгария режиссеры Ивайло Христов үзенең «Курку» исемле фильмында Африка мигрантын сыендырганы өчен, авылдашларыннан күп зыян күргән Светла тормышын сурәтләп, толерантлыкка чакырган. Россия режиссеры Алексей Зайцев Ленинград блокадасы турындагы фильмында коточкыч шартларда да өметне югалтырга ярамый, дигән фикер үткәргән. Иранлы бертуган Базман һәм Бахрам Арк «Шкура» исемле нәфис фильмда гадәт йолаларга, ата-бабалар диненә каршы барып, чит-ятларныкын үз итү нинди авыр нәтиҗәләргә китерәсен күрсәткән. Иранлы режиссерлар Хәбиб Бави Сәҗед һәм Мехдад Торфе хатынын югалткан, бер аяксыз калган кызын тәрбияләүче һәм фермерлык хуҗалыгын торгызып, иҗтиһат итәргә хыялланучы Сами исемле ир-ат тормышы аша зур проблема күтәргән. 1980-1988 елгы Иран-Гыйрак сугышы вакытында чик буендагы 1458 километрга сузылган җирдә исәпсез-сансыз миналар куелган була һәм аннан соң утыз ел вакыт үтсә дә, сугыш кайтавазы һаман тынмый. Гомумән, һәр көн саен дөнья буенча 500-800 кеше минада шартлап үлә. Шуларның өчтән бере – балалар. Бөтен дөньяны миналардан арындыру өчен, бер мең ел кирәк, дип исәпли галимнәр.

Менә шундый тирән эчтәлек­ле фильмнар була торып, жюринең баш бүләкне яшүсмерләрнең әфьюн кулланып, гомерләрен заяга уздырулары турындагы караңгы буяулар белән сурәтләнгән өметсез казах фильмына  бирүләре аңлашылмый. Тамашачы читләшә-бизә барган кебек, бу ике-өч ел эчендә мөселман киносы фестивале дә үз асылыннан ерагайган, күрәсең.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X