Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Халык әдибен зурлау

Башкаладан шактый еракта, авыл җирлегендә яшәп, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә дә, “Татарстанның халык язучысы” дигән мактаулы дәрәҗәгә дә ирешкән бердәнбер каләм остасы ул.

Апрель ахырында истәлекле бәйрәм – Мөслимдә иҗат итеп танылган әдип Фоат Садриевның 80 яшьлек юбилее узды. Башкаладан шактый еракта, авыл җирлегендә яшәп, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә дә, “Татарстанның халык язучысы” дигән мактаулы дәрәҗәгә дә ирешкән бердәнбер каләм остасы ул. Аның “Тозлы бал”, “Аппакай” дип аталган повесть һәм хикәяләр җыентыклары, сабыйларга багышлап язылган китаплары, “Таң җиле” романы, “Бәхетсезләр бәхете” трилогиясе, хәтта “Авылдан хатлар” дип исемләнгән җан авазы да татар укучыларына яхшы таныш. Ул гына да түгел, Фоат ага Мөслимдә яшәгән көе Әлмәт һәм Минзәлә драма театрларында 20 дән артык спектакль куйдыруга ирешкән драматург та. Барыннан да бигрәк, Мөслим туфрагының патриоты, ул төбәктән чыккан һәм шунда үсеп килүче дистәләгән талантларның остазы, ачык күңелле дусты, маягы да әле.

Әдипнең юбилеена бу көнне әдәбиятка Мөслим туфрагы бүләк иткән шагыйрь һәм язу­чылар гына түгел, Казан каласында яшәүче каләмдәшләре дә җыелып кайткан иде. Мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре бай программа әзерләгән, кунак­лар бер оешмадан икенчесенә “очып” кына күчте.

Районның 55 яшьлек сәнгать мәктәбенә былтыр 56 миллион сумлык капиталь ремонт уздырылган, һәрбер кат йә бию, йә вокал һәм хор, яисә инде рәсем сәнгате, баян, саксофон һәм курайда уйнарга өйрәнергә теләк белдергән балалар өчен көйләнгән. Яшь курайчылар ансамбле кунакларны вестибюльдә үк дәртле татар көйләре белән каршы алган иде, вокал, саксофон, бию дәресләренең барышы белән кунаклар аерым бүлмә һәм залларда танышты. Балаларның беркадәр чыгышын актлар залында да күзәттек. Мәктәптә үткәрелгән ремонт эшләренең югары сыйфатлы булуы да сокландырды.

Район үзәгенең 2 номерлы лицее белән танышу да Фоат ага Садриев әсәрләре буенча укучылар ясаган рәсемнәр күргәзмәсен тамаша кылудан башланды. Рәсемнәрне дә, Фоат ага портретларын шактый күп ясаганнар, кайберләре гаять үзенчәлекле, ә портретлар исә Фоат агага охшашлыгы белән җәлеп итә. Әлеге күргәзмәне бер Мөслим генә түгел, ә Фоат ага юбилеена күрше Актаныш һәм Азнакай районнарыннан килгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары да үз итеп өлгергән икән. Соңыннан мәктәпнең актлар залында балаларның Ф.Садриев әсәрләре буенча куелган спектакль өзекләрен караганнан соң оештырылган түгәрәк өстәл янындагы әңгәмә барышында да ачылды. Әдәбият укучысыз калып бара, дип кызуланып уфтанабыз, бактың исә, Фоат абый янына Башкортстанның Бәләбәй, Эстәрлетамак төбәгеннән очрашуга килүче мөгаллимнәр дә табылып тора икән.

Г.Тукай исемен йөрткән икенче бер мәктәп ишекләре каршында безне биюче малайлар төркеме каршы алды. Шуклыкка һәвәслек үзенекен итми каламы соң, гармун күреген тарта-тарта биюче малайлар да эскәмия генә түгел, өстәл өсләреннән сикереп төшеп тыпырдарга да, ай-яй, өлгерә бит! Әлбәттә, биюләре шаян гына инде, ә менә мәктәптә Тукайча итеп газеталар чыгарырга да, өр-яңа инновация нечкәлекләрен үзләштереп барырга да өлгерәләр икән. Мәктәптә быел гына әхлак һәм милли тәрбиягә багышланган яңа музей ачып куйганнар. Анда төрле мәктәп мөгаллимнәренең әхлакый тәрбия өлкәсендәге белем бирү үрнәкләре дә, районның күренек­ле шәхесләре тормыш юлын тасвирлаучы видеофильмнар да тупланган. Кунакларга аларның кайберләрен тамаша кылырга да туры килде.

Тукай исемендәге мәктәп Тукай урамында ук урнашкан. Урамның ике як тротуары янында бөек шагыйрь әсәрләренең үрнәкләре язылган паннолар бизи. Быел әлеге урамны өр-яңа һәм сөенечле стела белән бизәп баетканнар. Мәктәп белән район хакимияте биналары арасындагы тротуарның бер ягына Мөслим җирлегендә туып-үсеп, иҗатлары өчен Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булган якташларының портретларын тезеп куйганнар. Мөслим халкы хәзер шушы стела янына килеп, үзләре яраткан якташ әдипләре Зөлфәт Маликов, Фоат Садриев һәм Татарстанның әлеге олы бүләгенә быел гына лаек булган Факил Сафин рәсемнәре каршында юксыну һәм горурлану хисләрен кичерә ала.

Район китапханәсе залларын тамаша кылып чыкканнан соң, кунаклар һәм әдәбият сөючеләр район үзәгенең Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йортына җыелды. Әүвәл Әлмәт драма театрыннан килгән артистлар төркеме Фоат Садриев спектакльләре буенча куелган өзекләр уйнап сөендерде. Аннары танылган юбилярны Мөслим муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин котлады. Кунаклар сафы озын, шуңа күрә төркемнәргә бүленеп, кабат-кабат тәбрикләргә туры килде. Каләм остасын Язучылар берлеге рәисе, халык шагыйре Ркаил Зәйдулла, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәре Лилия Сәхбиева, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының рәис урынбасары Илгиз Халиков, “Мәдәни җомга” газетасы һәм “Безнең мирас” журналының баш мөхәррирләре Вахит Имамов белән Ләбиб Лерон, Чаллы һәм Әлмәт язучылар бүлекләренең җитәкчеләре Факил Сафин белән Рәфкать Шаһиев, танылган шагыйребез Газинур Морат, Мәскәүдә гомер итүче каләмдәшебез Илдар Әбүзәров, күрше Азнакайда яшәүче мөслимлеләр җәмгыяте исеменнән Азнакай район Башкарма комитеты рәисе Айдар Шәмсетдинов, халык әдибенең Мөслимдә яшәүче каләмдәшләре Мөҗәһит Әхмәтҗанов белән Лилия Садриева, Мөслимнең дистәгә якын оешма вәкилләре һәм ахырда инде, әлбәттә, әдипнең хатыны Сәйденур ханым, уллары һәм туганнары да Фоат агага изге теләкләрен җиткерде. Фоат агага каләмдәшләренең дә, якташлары һәм туганнарының да хөрмәт-мәхәббәте чиксез, шуңадыр әлеге кичә һәм Мөслимдәге истәлекле көн күңелләрне озак вакыт буе җылытып торыр әле. 

И.ВАХИТОВ.

.Лицей-мәктәпнең 11 сыйныф укучысы Салават Фәттахов ясаган Фоат ага Садриев портреты.

.Әдипләр лицейдагы түгәрәк өстәл каршында.

.Район башлыгы Р.Муллин Фоат аганы мәдәният йорты сәхнәсендә котлый.

.Тукай мәктәбе алдында гармунлы биючеләр.

.Тукай мәктәбенең әхлак музеенда.

.Ф.Садриев Тукай бүләге ияләре хөрмәтенә ачылган стела янында.

.Фоат агага Язучылар берлеге рәисе Р.Зәйдулла, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Л.Сәхбиева, Бөтендөнья татар конгрессының рәис урынбасары И.Халиков үз теләкләрен җиткерә.

.Район халкы тантанада Фоат аганың улларын, хатынын һәм туганнарын күреп тә мәмнүн булды. 

.Район китапханәсендә истәлеккә бер рәсем.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев