Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

КФУда Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел тулуга багышланган фәнни конференция була

Конференциядә Галимҗан Ибраһимовның әдәби әсәрләре һәм фәнни хезмәтләрендә мәдәниятара һәм әдәбиятара диалог аспектында татар әдәбияты һәм башка сораулар каралачак.

11 мартта 10.00 сәгатьтә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында татар әдәбияты классигы, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның 135 еллыгына багышланган «Галимҗан Ибраһимов: язучы, тәнкыйтьче, методист, җәмәгать эшлеклесе» дип исемләнгән яшь галимнәрнең Халыкара фәнни-гамәли конференциясе була.

Конференциядә мәдәниятара багланышлар контекстында Галимҗан Ибраһимовның гыйльми эшчәнлеге, әдәби иҗаты; галимнең әдәбият гыйлеме өлкәсендәге эшчәнлеге һәм хәзерге әдәбият гыйлеме; мөгаллимнең педагогика өлкәсендәге эшчәнлеге һәм тел, әдәбият укыту методикасының бүгенгесе кебек юнәлешләр эшләячәк. Конференция кысаларында «Яшь тюрколог мәктәбе» үткәрелә.

Конференция эшендә аспирантлар, югары уку йортлары студентлары, көллиятләр һәм урта белем бирү оешмалары укучылары катнаша.

Конференцияне институтның татар әдәбияты кафедрасы оештыра. Үткәрелү урыны — 105 аудитория. 

 

Зилә Мөбәрәкшина 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев