Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Кем кемне җиңәр: Биектау Яшел Үзәннеме, яки киресенчә?

Биектау районы чиктәш булган Яшел Үзән районы җирләрен тартып алмакчы, дип чаң суга 90 нан артык Бишнә авылы халкы. Ничек алай булырга мөмкин инде ул? Ни өчен ике күрше шулай кишәрлек бүлеп ята? Шушы сорауларга җавап эзләп, “көрәш кырына” чыгып киттем.

Эльмира Шакирова инде 5 елга якын суд юлларын таптый, кулындагы документларын, дәүләт органнары белән язышкан хатларын капчыкка салып йөреп була. Баксаң, Биектау районы башкарма комитеты Бишнә авылындагы пай җирләренә дәгъва белдерә, ике муниципалитет аларның кемнеке булуын әле дә аңлаша алмый. Ә халык барысын да белә. Эльмира Шакирова сөйләвенчә, 1972 елда “Бишнә” совхозы оеша, ә 1994 елда аны хосусыйлаштыралар да авыл халкына пай җирләре өләшәләр.

Бүген андыйлар 90 ннан артык кеше исәпләнә. Ул еллардагы карталар, тарихи чыганаклар һәм кишәрлек схемаларына күз салсак, аның Яшел Үзән районына караганлыгын аерым-ачык күрергә була. Шулай да 2005 елда Биектауның башкарма комитеты үзлегеннән чыгып, чикләргә үзгәреш кертә, нәтиҗәдә совхоз җирләре районның Семиозерское авылы составына керә. Моны канун буенча эшләү өчен республика хакимияте күрсәтмәсе дә, хакимият органнары карары да, норматив актлар да булмаган, җирле референдум да уздырылмаган. Әле Татарстан Президентының йомгаклау кәгазе дә кирәк икән.

Ике район арасындагы чикләрне ТАССРның Югары Советы Президиумының 1965 елның 12 гыйнварында чыккан указ билгеләгән булган инде. Шунысын да әйтергә кирәк, Биектау районында чиктәш булган җирдә, ягъни Семиозерское авылында, 1980 елларда “Органический синтез” дигән совхоз оеша, аны 1993 елда хосусыйлаштыралар. Аларның хуҗалары үзләренең пай җирләрен әллә кайчан шәхси кулларга саткан, хәзер анда коттедж бистәләре балкый. Безнең кишәрлекләрне дә башка район үзенә кушып, аның категориясен үзгәртеп, сатарга җыенмый микән, дип баш вата Бишнә халкы.

Эльмира Шакирова белдерүенчә, Биектау районы чикләрне законсыз рәвештә үзләре сызып үзгәрткән. 1965 елдагы указда ул бертөрле булса, 2005 елгы картада башкача күренә, гәрчә моның өчен бер документ та юк. “Димәк, җаның теләгән җирне алырга була дигән сүз бит инде бу. Карандаш белән сызасың да, болар минем җирләр, дип бар дөньяга белгертәсең. Ә күрше төбәкләр республикабызның кишәрлекләренә шулай дәгъва белдерсә?”, – дип риторик сорау бирә язма герое. Чикләр чынлыкта көнъякка таба бара, ә Биектау хакимияте аны төньяк-көнбатышка үзгәрткән. Аның озынлыгы да хәзер башкачарак икән. Ә бит федераль законда акка кара белән “муниципаль берәмлек җирлеге башка муниципаль берәмлек җирлегенә керә алмый” диелгән.

Өстәвенә үзлегең белән җирле үзидарә булган җирдәге чикләрне үзгәртү шунда яшәүче халыкның фикереннән башка катгый тыела, бу Россия Конституциясенең 131 матдәсенең 2 пунктын бозу булып санала. Моны юрист Марат Гайнуллин да раслый. Аның фикеренчә, Биектау районы тупас рәвештә закон бозган, аларның бу очракта чикләрне күчерү хокукы юк. “Бу хакимият органын бер дә бизәми, күренеп тора: алар бушка гына җиңел юл белән башка район җирләрен үзләштермәкче. Пайчылар монда тулысынча хаклы, әлеге кишәрлекләр Бишнә авылына карый”, – ди Гайнуллин.

2016 елда Яшел Үзән белән Биектау районы арасындагы чик турында мәгълүматны Росреестрга кертәләр һәм, әлбәттә, 2005 елда үзлектән сызылган карталар нигезендә. Шуңа күрә дә хәзер кайсы дәүләт органына гына язма, барысында да берүк төрле җавап, янәсе кишәрлекләр Семиозерское авыл җирлегенә карый. Эльмира Шакирова Татарстан Дәүләт Советына, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгына, хәтта Россия Президенты Владимир Путинга юллаган хатларын күрсәтә. Соңгысын илбашы аппараты хезмәткәрләре Биектау районы хакимиятенә җибәргән. Ә алар инде, дөресен әйтик, үзләренең позициясен белгертте.

Семиозерское авыл җирлеге башлыгы вазыйфасын башкаручы Гөлфия Игизбаева чиктәге кишәрлек аркасында чыккан бәхәс турында әйтә алмыйм, әле ай ярым гына эшлим, ул ничә еллар дәвамында бара инде, диде.

Биектау районы хакимиятенең юридик бүлеге җитәкчесе Владимир Архипов әйтүенчә, бөтен низагъ 2006 елда кадастр инженерының хатасы сәбәпле килеп чыккан. Нәкъ менә ул вакытта Семиозерское җирләре Яшел Үзән районының Бишнә авылыныкына әйләнгән. “Хәзерге вакытта суд бара, анда дөресен ачыкларлар дип өметләнәбез. Әлеге җирләр безнеке”, – диде юрист.

Аның сүзен районның милек һәм җир палатасында да хупладылар. Анда чикләрне Татарстан Дәүләт Советы утырышында билгеләделәр, дип белдерделәр. Киресенчә килеп чыга түгелме соң бу? Пай җирләре хуҗалары чикләр 2005 елда могҗизалы рәвештә Биектауга күчте, дип белдерә бит. Шунысын да әйтергә кирәк, ул бәхәсле кырларны 2018 елга кадәр эре агрохолдинг эшкәрткән булган, ә аның аренда акчасын Бишнә авылы халкына ашлык белән түләгән. Димәк, авыл хуҗалыгы предприятиесе автомат рәвештә җирләр Яшел Үзән районына карый икәнлеген раслаган. Сәер дөньяда яшибез, йоклап яткан җиреңнән йортыңны да минеке дип алып китүләре бар.

 

 

Рәсим Хаҗиев

"Шәһри Казан"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев