Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Кече Бөгелмәдә Бөгелмә рәссамы Фәрит Газизуллинның уникаль күргәзмәсе ачылды

Күргәзмә барлык теләүчеләрне 21 мартка кадәр сөендерәчәк.

Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында, Кече Бөгелмә мәдәният йортында Бөгелмә рәссамы Фәрит Газизуллинның «Сәяхәт юллары» дип аталган уникаль картиналар күргәзмәсен ачу тантанасы булды.

Чара Ольга Солтанова башкаруында туган ил турындагы җыр белән башланып китте. Күргәзмәне мәдәният бүлеге начальнигы Лена Әмир кызы Миңнуллина ачты. Кече Бөгелмә авыл җирлегендә яшәүчеләргә һәм кунакларга сынлы сәнгатькә якынаю һәм Татарстан Республикасының талантлы рәссамы иҗаты белән танышу өчен уникаль мөмкинлек тәкъдим ителде. Күргәзмәдә беренче булып Кече Бөгелмә урта мәктәбе укучылары булды.

Күргәзмә авторы – Фәрит Газизуллин үзенчәлекле шәхес буларак кына түгел,   талантлы эшләре белән дә күңелләрне яулый. Һөнәре буенча ул геолог, 1965 елда КДУның геология факультетын тәмамлаган. Егерме ел Якутия буйлап экспедицияләрдә йөри, Памир, Эльбрус тауларында була, Идел буе, Көнбатыш Себер, Казахстан киңлекләре буйлап уза. Рәссам буларак, 1995 елда дебют ясаган, шул вакыттан бирле биш йөздән артык картина язган.

Фәрит Зәйдулла улы, үз әсәрләрен тәкъдим итеп кенә калмыйча, һәр эш турында аерым сөйләде, кечкенә генә экскурсия үткәрде.

Очрашуда рәссамга адресланган бик күп җылы һәм ихлас рәхмәт сүзләре яңгырады: «Без сезгә рәхмәтле! Сез үз әсәрләрегез белән танышу өчен уникаль мөмкинлек тә тудырдыгыз, безгә бу картиналар тарихын, үз тарихыгызны бүләк иттегез..."»

Күргәзмә барлык теләүчеләрне 21 мартка кадәр сөендерәчәк: Кече Бөгелмә авылы, Совхоз урамы, 7б. Керү ирекле, 14.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, ял көне – дүшәмбе. Белешмә өчен телефон: 5-17-86.

 

 

Садыкова Л

"Бөгелмә авазы"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев