Мәдәни җомга

"Казаныбызга килеп, 1000 сумлык Зебра фотосы белән кайтып кит инде...": Ләйлә Лерон Казан мэрына ачык хат язган

Блогер Ләйлә Лерон Казан мэры Илсур Метшин исеменә казанлылар исеменнән хат әзерләгән. Ләйләне башкаланың Бауман урамында акчага фотога төшүче Зебра киемен кигән алдарларның кыланмышлары борчый.

Мөрәҗәгатьнең башында мондый юллар бар: "Казанның үзәге, Бауман урамында туристларны алдау хөкем сөрә. Төрле җәнлек костюмы кигән адәмнәр башкалабыз кунакларына бәйләнеп, фотога төшергә өндәп, ахыр чиктә фотога төшүләре өчен акча таләп итәләр, түләргә теләмәүчеләрне куркыталар, аларга яныйлар. Мондый кабахәтлекне көтмәгән кешеләр төрле суммадагы акчаларыннан колак кага. Бер фото 100 сум торса, 10 фото ясалган очракта, 1000 сумын каерып алалар. Кәгазь акчаң булмаса, бу алдынгы "профессионаллар" акчаны карталарына күчерергә кушалар. Шул ук вакытта самозанятый булып теркәлгән булсалар да, хезмәтләре өчен чек бирергә ашкынып тормыйлар. Әзмәвердәй егетләргә каршы килү авыр..."

Ләйлә Лерон фикеренчә, "бу геройларга бөек Казаныбызның туристик урамнарында алдау белән шөгыльләнүләрен тыярга" кирәк. Шул ук вакытта , альтернатива да бар: "әгәр дә төрле образлар белән фотога төшү ихтыяҗы бар икән, безнең бай тарихыбыз, әдәбиятыбызда андый каһарманнар да, әкият геройлары да бихисап: Камыр Батыр, Сөембикә, Кәҗә белән Сарык...". Ләйлә белдергәнчә, бу эшне легальләштерергә кирәк.

 

Мөрәҗәгать белән тулысынча биредә танышырга һәм шунда ук мөрәҗәгатькә кушылырга да мөмкин: "Казанлыларның мэрга мөрәҗәгате"

 

"Шәһри Казан"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: