Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казансуда балалар өчен яхтада йөртү мәктәбе ачылачак

Туристлар һәм шәһәр халкы өчен дә Казансуда яхтада йөрү мөмкинлеге барлыкка киләчәк.

Казансуның «Казан» гаилә үзәге янындагы территориядә балалар өчен яхта йөртү мәктәбе ачылачак. Бу хакта журналистлар белән очрашуда Татарстан җилкәнле спорт федерациясе җитәкчесе Альберт Садыйков хәбәр итте.

Казансу елгасының «Казан» гаилә үзәге ягында яхтада йөрү территориясе ачылачак. Анда балалар өчен яхта йөртү мәктәбе белән бергә халыкка ял итү урыны да ясау күздә тотыла. «Хәзерге көндә балалар яхт-мәктәбе турында сөйләшүләр алып барыла», — диде ул.

Альберт Садыйков Казанда спортның әлеге төре белән кызыксынучылар саны артуын белдерде. «Элек Казансу елгасында дүрт яхт-клуб бар иде. Хәзер дә безнең төп максат — җилкәнле спорт төрен популярлаштыру», — диде җитәкче. Җилкәнле спорт төрен үстерү өчен Казансуда яңа мәйдан — «Казан» гаилә үзәге яны территориясе сайланган.

Альберт Садыков якын арада яхтада йөрергә теләүчеләр өчен барысы да әзер булачак дип белдерде. Хәзерге көндә яр буен төзекләндерү эшләре алып барыла. 

Шул исәптән, зурларга җилкәнле спорт төре буенча Казанда — ике, Чаллыда бер мәктәп эшли. Әлеге мәктәпләрдә укып, яхта йөртү өчен таныклык алып була.  

 

Энҗе Габдуллина

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев