Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанның Мәскәү районында капиталь ремонттан соң «Ышаныч» үзәге ачылды

Илсур Метшин башкарылган эшләргә бәя бирде һәм белгечләр белән аралашты.

Казанның Мәскәү районында «Ышаныч» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәгенең капиталь ремонты тәмамланды. Хәзер яңартылган бинада үзәк психологлары тәүлек буе шәһәр халкына ярдәм күрсәтә алачак. Казан Мэры Илсур Метшин башкарылган эшләргә бәя бирде һәм үзәк белгечләре белән аралашты.

Быел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән ремонт «Ышаныч»ның барлык 10 бүлекчәсендә дә уздырыла, анда ел саен 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге 50 мең яшүсмер һәм яшьләр психологик ярдәм ала. 

«Елдан-ел күбрәк балалар, яшүсмерләр, шулай ук шәһәрнең өлкән яшьтәге халкы профессиональ психологик ярдәмгә мохтаҗ. Татарстан Президенты ярдәме белән шәһәрдә моның өчен бөтен кирәкле шартлар тудырыла», – диде Илсур Метшин. Әйтик, бу ел башыннан 4,4 меңнән артык казанлы үзәк белгечләренә шәхси консультацияләргә килгән, якынча 11,5 мең кеше телефон аша консультация алган. Балалар өчен ышаныч телефонына 5,5 меңнән артык кеше шалтыраткан. 

Яңартылган «Ышаныч» үзәге Коләхмәтов урамындагы 21 нче торак йортның 269 кв. метрдан артык мәйданлы беренче катында урнашкан. Монда үзәкнең администрациясе урнашкан, шулай ук шәхси консультацияләр һәм төркем эше алып барыла. «Ышаныч» үзәге директоры Елена Овчинникова сүзләренә караганда, бүлекчәдә психологлар көн саен – 35, ә елына 8,5 мең кеше кабул итә алачак. 

 

 

«Сезнең командада үз эшенең чын профессионаллары эшли, алар инде 10 елдан артык төрле тормыш шартларында калган кешеләргә булыша», – дип билгеләде шәһәр башлыгы. Бүген бу бүлектә 2 психолог яшүсмерләргә ярдәм күрсәтә. Алар шулай ук профилактик исәптә торучы балалар һәм яшүсмерләр белән даими эшли. 

И.Метшин капремонт үткәрелгән биналарны карады. Блокларның берсе – административ, анда бухгалтерия, кадрлар бүлеге, закупкалар бүлеге, шулай ук хезмәткәрләр социаль челтәрләр аша аралаша торган мәгълүмат бүлеге бар. «Ышаныч» үзәге белгечләренә көн саен социаль челтәрләр аша 8-10 кеше мөрәҗәгать итә. Беренчел мәгълүмат алганнан соң, бүлек хезмәткәрләре алга таба консультацияләр өчен мөрәҗәгать итүчеләрне яшәү урынына якынрак булган бүлекләргә җибәрәләр. Яисә сөйләшү үзәкнең тәҗрибәле белгечләре белән телефон аша дәвам итә ала, дип сөйләде Е.Овчинникова. 

Икенче блок психолог кабинетын, шәхси һәм гаилә консультацияләрен һәм психоэмоциональ киеренкелекне бетерү өчен сенсор бүлмәне үз эченә ала. Шәһәр башлыгы клиентлар белән эшләгәндә кирәкле атмосфера тудыручы эчке дизайнга игътибар итте. Өченче блок төркем эше үткәрү өчен эшләнгән, ул яшьләр белән төрле профилактик юнәлешләр буенча эшләүче белгечләр өчен методик семинарлардан тора. Биредә психологик тренинглар, шул исәптән бәйлелекне, экстремизмны һәм террорчылыкны профилактикалау, максатны билгели торган чаралар үткәрелә. Сүз уңаеннан, яшьләр өчен максатлар кую һәм аларга ирешү проблемалы мәсьәләләрнең берсе булып тора, дип билгеләп үтә белгечләр. 

Е.Овчинникова сүзләренә караганда, бүген шәһәрдә социаль-тернәкләндерүне 4 меңнән артык кеше үтә, методик – 3 меңнән артык. 

 

 

ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов Илсур Метшинга яшьләргә психологик ярдәм күрсәтү буенча цифрлы сервис проекты турында сөйләде. Әлеге инициативаны Республика Президенты хуплады. «Хәзер без шәһәрнең ерак районнарында һәм поселокларында яшәүче кешеләргә ярдәм күрсәтә башлау өчен психологик ярдәм күрсәтүнең бердәм базасын булдырабыз. Цифрлы технологияләр ярдәмендә ярдәмгә мохтаҗларның барысы да кичекмәстән консультация ала алачак», - диде министр. 

Якын арада капиталь ремонт «Ышаныч» үзәгенең калган бүлекләрендә, шул исәптән Сәлимҗанов урамындагы 14 нче һәм 8 нче Март урамындагы 4 нче йортларда тәмамланачак. «Бернәрсә дә тере аралашуны алыштыра алмый. Шуңа күрә үзәкнең яңартылган бүлекчәләре барлыкка килү казанлыларга шәһәрнең барлык районнарында психологик ярдәм алырга мөмкинлек бирәчәк», - дип ассызыклады Мэр.

Исегезгә төшерәбез, «Ышаныч» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге 1995 елда, шәһәрдә ышаныч телефоны эшли башлагач оештырыла. Шул ук елны үзәк эгидасы астында психологик хезмәтнең башка бүлекчәләре ачыла башлый, алар бүгенгә шәһәрнең барлык районнарында бар. 

Теләсә кайсы яшүсмер, «Вконтакте» социаль челтәрендәге хезмәт бергәлегендә яки телефон аша консультациягә язылып, белгеч белән шәхси сессиядә психологик ярдәм ала ала. Шулай ук ярдәм аноним рәвештә кайнар линия телефоннары буенча күрсәтелә: +7(843)277-00-00, +7(800)200-01-22. Балалар өчен ышаныч телефоны: +7 (843) 571-35-71. 

Шәһәр Мэры һәм ТР Яшьләр министрлыгы башлыгы белән бүлектә Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов, Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина булдылар.

 

Дмитрий Никитин

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев