Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанның яшь гаиләләренә торак сатып алганда күрсәтелә торган дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләячәкләр

Туры эфир 8 нче апрельдә булачак.

8 нче апрельдә #ЖильеМолодымРТ туры эфиры оештырыла, аның кысаларында яшь шәһәрлеләргә һәм гаиләләргә торак сатып алганда республикада гамәлдә булган ярдәм чаралары турында сөйләячәкләр.

 

Казанлыларга «ДОМ.РФ» акционерлык җәмгыятенең торак проектлары тәкъдим ителәчәк, шулай ук шәһәрлеләр торак шартларын яхшырту өчен күчемсез милек бәясенең 30-35% ына якынын кире кайтаруны күздә тоткан дәүләт субсидияләренең федераль программасы, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондыннан социаль ипотека программасы буенча торак сатып алу өчен ташламалар турында беләчәкләр.

Трансляция 17:30 сәгатьтә башлана, аңа сылтама буенча кушылырга мөмкин булачак, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев