Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанның Ямашев урамында урнашкан күп функцияле үзәкне Чистай урамына күчерәләр

Яңа офис ике мәртәбә күбрәк кеше кабул итә алачак.

1 ноябрьдә Казанның Ямашев урамындагы 82нче йортта урнашкан күп функцияле үзәк зуррак офиска — Чистай урамындагы 5нче йортка күчә.

«Күченү эшләре сәбәпле Ямашев урамындагы күп функцияле үзәк 28-30 октябрьдә гаризалар кабул итми. Өч көн дәвамында анда бары тик әзер документлар гына биреләчәк. 1 ноябрьгә кадәр әзер документны алырга өлгермәгән кешеләр Чистай урамы, 5 адресында урнашкан яңа офиска мөрәҗәгать итә алачак», — диде Татарстанда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күп функцияле үзәге директоры Ленара Мозаффарова.

Эшләп торган офисның ябылу сәбәбе — залның мәйданы күп халыкны кабул итү нормативларына туры килмәүдә. Яңасында тәрәзәләр саны ике мәртәбә арттырылып, иллегә җиткерелгән. Биредә көненә мең кеше кабул итү мөмкинлеге булдырылган.

«Яңа офис халык өчен уңайлырак булачак. Аның урыны да яхшы — ул шәһәрнең өч районы кисешкән җирдә урнашкан. Якында гына „Кәҗә бистәсе“ метро станциясе, машинада килүчеләр өчен иркен парковка бар», — диде Ленара Мозаффарова ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Күп функцияле үзәкнең яңа офисы 2022 елның гыйнварында ачылырга тиеш булган. QR-кодлар кертелү сәбәпле күп функцияле үзәкләргә килүчеләр саны 30 процентка арткач, яңа офиска ике айга иртәрәк күченергә булганнар.

Күп функцияле үзәкләрнең эшчәнлеге буенча сораулар туса, 8(843)222-06-20 телефон номеры буенча бердәм белешмә хезмәтенә шалтыратырга мөмкин. 

 

Рифат Каюмов 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев