Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанның җәмәгать транспорты 31нче декабрьдә төн уртасына кадәр эшләячәк

Яңа ел каникулларында автобуслар, трамвайлар һәм троллейбуслар ял көне графигы буенча эшләячәк - 5:30дан 23:30 сәгатькә кадәр. Метрополитен иртәнге 6дан төн уртасына кадәр эшли.

31нче декабрьдә Казанның җәмәгать транспорты төнгә кадәр эшләячәк. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбедә Транспорт комитеты рәисе вазифаларын башкаручы Марат Хисаметдинов хәбәр итте. Бу вакытка кадәр шәһәрнең 41 маршрутында 73 берәмлек хәрәкәт составы булырга тиеш.

Яңа ел каникулларында автобуслар, трамвайлар һәм троллейбуслар ял көне графигы буенча эшләячәк - 5:30дан 23:30 сәгатькә кадәр. Метрополитен иртәнге 6дан төн уртасына кадәр эшли.

Традиция буенча Раштуа төнендә махсус транспорт биреләчәк. 7 гыйнварда бәйрәм тәмамланганнан соң төнге 2:30 сәгатькә «Үзәк стадион» тукталышына 6, 10а, 15, 23 һәм 30нчы маршрут автобуслары, шулай ук 2нче маршрут троллейбуслары куелачак.

Хисаметдинов шулай ук җәмәгать транспорты эшенә кагылышлы барлык сораулар буенча Казан халкы һәм кунаклар Транспорт буенча комитетка +7(843)275-30-50 кайнар линия телефоны буенча мөрәҗәгать итә алачакларын әйтте. 

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев