Казанның ике чиктәш урамына Зөлфәт һәм Мөдәррис Әгъләм исемен бирү тәкъдиме кертелде
Мөдәррис Әгъләм белән Зөлфәт 2006-2007 елларда икесе дә 60 яшендә вафат булдылар.
Күренекле шагыйрь Зөлфәтнең кызы Кадрия Хәлилова татар шагыйрьләре Зөлфәт һәм Мөдәррис Әгъләмнең исемнәрен мәңгеләштерү өчен тәкъдим кертте.
«Чорыбызның ике зур шагыйре – Зөлфәт белән Мөдәррис Әгъләмнең исемен мәңгеләштерү юнәлешендә тагын бер хыялыбыз бар. Казан шәһәренең ике чиктәш урамына Мөдәррис Әгъләм белән Зөлфәт исемнәрен бирү бик урынлы һәм дөрес булыр иде», – диде ул шагыйрь Зөлфәт яшәгән йорт диварына истәлек тактасын ачу тантанасында.
- Кичә Казан шәһәренең Татарстан урамындагы 7 нче йорт диварында алтынчы истәлек тактасы ачылды. Шул ук көнне Камал театры сәхнәсендә шагыйрьнең тууына 75 еллыгы уңаеннан әдәби-музыкаль кичә үтте.
Рузилә Мөхәммәтова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев