Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанның Горки-Әмәт урманында «Җиңүгә юл!» квест-уены узачак

Катнашу өчен команданы алдан теркәргә кирәк.

7 нче май көнне Казанның Горки-Әмәт урманында «Җиңүгә юл!» хәрби-тарихи квест-уены узачак. Катнашучыларга бирелгән вакыт эчендә 20 локациядә интерактив һәм логик биремнәрне үтәргә кирәк булачак.

 

Квестта катнашу – бушлай. 4-6 кешедән торган команданы сылтама буенча теркәргә мөмкин. 16 яшьтән кечерәк катнашучылар квестта өлкәннәр белән бергә генә катнаша алалар. Команданы теркәү 6 нчы май көнне 18:00 сәгатьтә тәмамланачак.

Барлыгы ике уен узачак: беренчесе – 12:30 дан 14:30 га кадәр, икенчесе – 14:30 дан 16:00 гә кадәр. Җиңүчеләрне игълан итү һәм бүләкләү 17:00 сәгатьтә сәхнәдә узачак, аның алдыннан бәйрәм концерты булачак, дип хәбәр итә Казанның Совет районы администрациясе матбугат хезмәте.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев