Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Республикада

Казанның баш архитекторы: «Без Бауман урамын шәһәр халкына юнәлтелгән җанлы һәм гармонияле итәргә тырышачакбыз»

Ачык дискуссиядә шәһәрлеләр һәм экспертлар төп җәяүлеләр маршрутын үстерү һәм Профсоюз урамы белән бердәм киңлек булдыру турында фикер алыштылар.

 

«Штаб» креатив индустрияләр резиденциясе лекториенда башкалада яшәүчеләр һәм экспертлар Казанның төп җәяүлеләр урамын төзекләндерү проекты турында фикер алыштылар. Очрашуда катнашучылар – барлыгы 200 ләп кеше – Бауман урамы тарихын искә төшерде һәм шәһәр кунакларына гына түгел, ә халкына да уңайлы һәм кызыклы булсын өчен төп туристик маршрутны нинди юнәлештә үстерү турында сөйләште. Киләчәктә Вахитов районының әлеге локациясе янындагы ишегаллары, биналары һәм барлык киңлекләрне бердәм концепциягә берләштерү, – гомуми тематика, төс һәм архитектура чишелешен булдыру күздә тотыла.

Хәзер Казанның иң борынгы урамнарының берсе булган Бауман урамында сәүдә һәм күңел ачу объектлары, кибетләр һәм туклану предприятиеләре, тарихи биналар, һәйкәлләр, фонтаннар урнашкан. «Бу туристлар арасында иң популяр урам. Безнең алда бөтен белем багажыбызны кулланып әлеге бурычны хәл итү тора, бу җәяүлеләр маршруты үссен һәм кунакларны гына түгел, ә ТР башкаласы халкын да җәлеп итү үзәге булсын өчен кирәк», – дип билгеләп үтте очрашуда Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Марат Закиров.

 

 

«Бауман: төп җәяүлеләр урамы нинди булырга тиеш?» дигән дискуссия барышында чакырылган спикерлар әлеге локация үсешен ничек күзаллавы турында сөйләделәр һәм аны төзекләндерү проектын тәкъдим иттеләр. «Бүгенге дискуссия темасы мине күптән борчый иде. Бергә җыелу – дөрес карар, чөнки фикер алышу барышында урамны төзекләндерү буенча техник бирем формалаштырабыз. Бүгенге көндә Бауман – Казан халкына ориентлашмаган уңайсыз киңлек. Моны төзәтү өчен, без урамны ишегалды, биналар һәм барлык киңлекләрне бердәм концепциядә берләштереп, җанлы һәм гармонияле итәргә тырышачакбыз», - дип ассызыклады шәһәрнең баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина.

«Бауман урамы нинди булырга мөмкин?» дигән презентацияне Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы урынбасары Жанна Белицкая тәкъдим итте. 2017 ел проекты буенча якын-тирә ишегаллары билгеле бер тематикада төзекләндерелергә, биналарның элмә такталары бердәм стильдә эшләнергә, ә җәмәгать туклануы биналарының верандалары саргылт ак төстәге зонтиклар астында урнашырга тиеш, бу исә тарихи биналарның фасадлары ябылмасын өчен кирәк. «Әлеге тәкъдимнәрнең күбесе тормышка ашырыла инде, ә күбесен эшләп бетерергә кирәк әле. Территория өстендә эшкә керешүгә ул үзгәрә башлаячак», - диде Ж.Белицкая.

Төзекләндерү проектында урамның төнге вакытта ничек эшләячәгенә аерым игътибар бирергә кирәк, дип саный Kommunalka барын оештыручыларның берсе Андрей Блинов. «Бауман урамындагы чисталыкны көндез генә түгел, төнлә дә контрольдә тотарга кирәк. Урамда төнге тормыш та бар, чүп савытлары җитмәү һәм аларның күләме кечкенә булу сәбәпле, чүп-чар җыела. Казанның башка җәмәгать киңлекләре заманча таләпләргә туры китереп төзекләндерелде, Бауман урамында бу юк. Урам парклар, скверлар һәм яр буйлары белән бердәм стильдә ясалсын иде», – дип билгеләп үтте ул.

Чакырылган спикерлар чыгышларыннан соң аудиториягә видеоролик күрсәттеләр – Бауман урамында ял итеп йөрүче шәһәр халкы һәм кунаклары аның турында үз фикерләрен җиткерделәр. Нигездә, алар урынның матурлыгы турында әйттеләр, әмма ял итү өчен эскәмияләр һәм беседкалар җитмәвен билгеләп үттеләр. Җитешсезлекләр турында да әйтеп үткәннәр булды: төнлә чүп-чар җыелу, реклама табличкаларының күплеге, кичен шау-шу булу һәм сак хезмәте белән тиешенчә тәэмин ителмәү.

 

 

Видеороликны караганнан соң дискуссиягә эшкуарлар, бина хуҗалары, иҗади берләшмә вәкилләре һәм активистлар да кушылды. Алар Бауман урамын үстерү һәм төзекләндерү турындагы фикерләре белән уртаклаштылар. Алар арасында – Россия революционеры Николай Бауман исемен мәңгеләштерү, үзәк урам янындагы ишегалларын Профсоюз урамы белән бер киңлеккә берләштерү һәм Бауман урамына ачык милли колорит бирү. Моннан тыш, җәмәгать бәдрәфләренең тәүлек буе эшләве, чүп савытларының санын һәм күләмен арттыру, төнлә урамда тавыш дәрәҗәсен җайга салу, метродан аз хәрәкәтләнүче гражданнар һәм коляскалы ата-аналар өчен уңайлы юллар булдыру турында тәкъдимнәр яңгырады.

Урам артистларының эшчәнлеген координацияләү мәсьәләсе аерым каралды. Исегезгә төшерәбез, 17 нче майда штат режимында урам артистлары, музыкантлары һәм рәссамнары өчен эшләнгән «Art-проспект» цифрлы платформасы эшли башлады. «Без диалогка әзер. Платформа һәркем өчен дә ачык, без кире элемтә алабыз һәм системаны даими камилләштерәбез», - диде Марат Закиров.

А.Блинов билгеләп үткәнчә, кайбер юнәлешләр буенча эш еш кына контактка барырга теләмәүче биналарның милекчеләре белән хезмәттәшлекне күздә тота. М.Закиров хезмәттәшлеккә әзер булуын белдерде. «Әйдәгез, район администрацияләре активистлар һәм милекчеләрнең бер-берсе белән аралашу урыны булачак. Үзгәрешләр диалогтан башлана, шуңа күрә бу һәм башка мәсьәләләрдә ярдәм итәргә әзер», - диде ул.

Очрашу «Шәһәр модераторлары» дискуссия-белем бирү программасы кысаларында узды. Оештыручыларның берсе Казан Мэриясе булды. Дискуссиядә шулай ук «Архитектура десанты» бюросының өлкән архитекторы Дарья Климова катнашты, ә алып баручысы  Татарстандагы тормыш һәм кешеләр турында «ТатарстанДа» видеопроектына нигез салучы Сергей Магданов булды.

 

Юлия Летникова

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев