Казанлыларны «Җиңү диктанты»н язарга чакыралар
Катнашучыларга Бөек Ватан сугышы турындагы 25 тест соравына җавап бирергә туры киләчәк.
25 апрельдә Казан «Җиңү диктанты» халыкара патриотик акциясенә кушыла. Акцияне уздыруның төп мәйданчыгы Казан Кремле булачак. Татарстанда диктант язу өчен барлыгы 340 мәйданчык әзерләнәчәк, – дип хәбәр итә Казан мэриясе.
«Җиңү диктанты»нда катнашучыларга Бөек Ватан сугышы, мөһим сугышлар һәм тарихи шәхесләр турындагы сорауларга җавап бирергә туры киләчәк. Диктант тест форматында узачак, 45 минут эчендә 25 сорауга җавап бирергә туры киләчәк.
Теләге булган һәркем катнаша ала, моның өчен проектның рәсми сайтында һәм махсус кушымтада теркәлергә, мәйданчык сайларга яки акциягә онлайн режимда кушылырга кирәк. Теркәлү вакытында «Җиңү диктанты» катнашучысының электрон дипломын алырга мөмкин булачак, дип хәбәр итә оештыручылар. Нәтиҗәләр диктантпобеды.рф сайтында шәхси кабинетта шәхси тәңгәлләштерү номеры буенча булачак. Диктант башлану вакыты — 12:00.
Шулай ук белемнәрен яңартырга теләүчеләр өчен 17 апрельдә Казан Кремлендә «Җиңү диктанты» каршында «Бөек Ватан сугышы елларында Казан» дигән ачык лекция узачак. Тыңлаучылар Казанның фәнни казанышлары һәм Бөек Ватан сугышы елларында оборона сәнәгатенең аякка басу фактлары белән танышачаклар. Шулай ук тарихи вакыйгаларга тирәнрәк чумачаклар һәм сирәк архив материаллары белән танышачаклар. Лектор — тарих фәннәре кандидаты, Ш.Мәрҗани исемендәге Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе Тарих институты өр-яңа тарих бүлегенең фәнни хезсәткәре Алинә Галимҗанова. Лекция Казан Кремлендә 17 апрельдә 16:00 сәгатьтә узачак. Урыннар саны чикләнгән, сылтама буенча теркәлү узарга кирәк.
Исегезгә төшерәбез, узган ел «Җиңү диктанты»нда 2 миллионнан артык кеше катнашты, алар диктантны бөтен дөнья буйлап 28 мең мәйданчыкта яздылар. Акциядә чит ил кешеләре актив катнаша. 61 илдә 230 га якын мәйданчык булдырылган, ә тестлар үзләре 8 чит телгә тәрҗемә ителгән, мәсәлән: инглиз, испан, грек, поляк, монгол, француз, кытай һәм серб телләренә.
Акция «Бердәм Россия» партиясенең «Тарихи хәтер» федераль проекты кысаларында Татарстанның барлык шәһәр округларында һәм муниципаль районнарында уздырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев