Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанга «Җиңү поезды» күчмә музее киләчәк

Аның экспозициясе Бөек Ватан сугышының аерым вакыйгаларына һәм этапларына багышланган

 Казанда 24-26 нчы июльдә «Җиңү поезды» күчмә музее урнашачак. Аның экспозициясе Бөек Ватан сугышының аерым вакыйгаларына һәм этапларына багышланган. Музейга теркәлү буенча килергә мөмкин. Билет гаризада күрсәтелгән электрон почтага киләчәк.

Поездга килүчеләр тарихи маршрут буенча узачак, ул сугыш алды елларын, Бөек Ватан сугышын һәм җиңүне үз эченә ала. Экспозиция ун тематик вагонда урнаштырылган, шуларның берсе – хәрби трибуналлар турында – быел барлыкка килгән. Казанлыларны музей буйлап «сәяхәт»тә шул чорның җыелма образы, яшь Совет кызы Лидия аудиогиды озата барачак. Ул истәлекләр, гаилә тарихы, Җиңү тарихы белән уртаклашачак. Лидия һәм аның прототиплары белән бергә музей кунаклары Гомельдән Мәскәүгә, Сталинградтан Берлинга кадәр юл узачак, анда сугышны куркыныч һәм героик вакыйгаларның шаһитлары күзләре белән күрәчәк.

Казанлылар поездга биш минутлык интервал белән, алдан тикшерүчегә билет күрсәтеп, төркемнәрдә керәчәкләр. Соңга калмаска кирәк. Экспозиция 9:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр эшләячәк, соңгы төркемнең керүе 18:20 сәгатькә билгеләнгән. 12 яшькә кадәрге балалар күргәзмәгә олылар белән генә бара ала.

Күчмә музей Татарстанга Самарадан киләчәк. Республикада ул Норлатта, Казанда, аннары Чаллыда эшләячәк.

Проект РФ Фән һәм югары белем министрлыгы, «Россия тимер юллары» ААҖ, «Җиңү волонтерлары» иҗтимагый хәрәкәте һ.б. тарафыннан гамәлгә ашырыла. Тулырак мәгълүматны сайтта табып була.

 

KZN.RU

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев