Мәдәни җомга

Казандагы лифтларның сукыр дуслары

Башкалада быел торак фондны капиталь төзекләндерү программасы кысаларындагы эшләрне башкарырга рекордлы бәяләрдә акча күчерелде - 2,8 миллиард сум. Казанда 2013 елдагы Универсиадага әзерлек чорында төзекләндерү чаралары яхшы финансланган булган. Узган ел күп фатирлы йортларны яңартуга 2 миллиард сум тотылган.

— Быелга билгеләнгән 2,8 миллиард сум чыганак күп фатирлы 295 йортны төзекләндерергә мөмкинлек бирә, - дип хәбәр итте “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Казан шәһәр Башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Дмитрий Анисимов.

Ел ахырына кадәр 186 йортның түбәсе яңартыла, 146 йортның эчке инженерлык челтәре алмаштырыла, 133 йортның дивары төзекләндерелә. Программа ярдәмендә Казанда инде 3200 йортка капиталь ремонт ясалган, бу торак фондның 63,3 процентын тәшкил итә.

Төзекләндерү барышында 59 йортка 170 яңа лифт куела. Дмитрий Анисимов әйткәнчә, моңа гыйнвар аенда ук керешелгән, инде 32 лифт эшләтеп җибәрелгән. Лифтлар энергиягә сакчыл,  антивандаль рәвештә ягъни ватуларга бирешми торган итеп ясалган. Казандагы йортларга лифтлар кайтартканда физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең мәнфәгатьләре исәпкә алына. Лифтлар йорт катларын тере аваз белән игълан итә. Саннар тактасы Брайль шрифтлары белән җиһазландырылган. Сукырлар башкаларның ярдәмен көтмичә, үзләре дә кирәкле санны таба һәм тиешле катка күтәрелә яки төшә ала. Сукырлар уңайлы лифтлар өчен рәхмәт сүзләре әйтәләр икән.

Казандагы йортларга Россиянең “Карачаровский Механика Заводы”, “Щербинский лифт төзелеше заводы” һәм “НижегородЛифтмаш” предприятиеләрендә җитештерелгән лифтлар урнаштырыла.

Казан шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров капиталь төзекләндерү эшләрендә сыйфатка нык игътибар бирергә чакырды.
— Капиталь ремонт барышында подрядчы оешма белән йорт өлкәне арасында үзара элемтә булдырылсын. Һәр йортка капремонт паспорты һәм прораб телефоны беркетелсен. Төзекләндерү эшләрен йортта яшәүчеләр белән даими аралашып, халыкның киңәшләрен тыңлап башкару зарур. Капиталь ремонт кешеләрнең коммуналь түләүләрдән тупланган акчалары хисабына да үткәрелә, димәк, алар сүз әйтергә хаклы. Шикаятьләр соңыннан, гадәттә, йортта яшәүчеләр белән элемтәдә торып эшләмәгән подрядчы оешмаларга карата килә, - диде Рөстәм Гафаров.

Башкалада программаның быелгы капиталь ремонт исемлегенә алынган йортлар белән Казан җирле үзидарәләре органнары сайтында танышыга мймкин.

 

Дамир Бәдриев

"Шәһри Казан"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: