Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда үзенчәлекле балаларның әниләре көтеп алган «МастерОК» балалар үзәге ачылды

Казан Мэры Илсур Метшин үзәкнең беренче тәрбияләнүчеләре белән танышты, анда атна саен 600 бала шөгыльләнә алачак.

Казанда 49 нчы номерлы мәктәп каршында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар һәм балалар өчен «МастерОК» яңа иҗади ял итү үзәге ачылды. Атна саен слесарь һәм столяр эше, робототехника һәм чүлмәк ясау остаханәләрендә 1 нче сентябрьдән 600 бала шөгыльләнә алачак. Аның беренче тәрбияләнүчеләре белән Казан Мэры Илсур Метшин танышты.

Моңа кадәр мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен ял үзәкләре ачу үтенече белән Казан Мэрына әти-әниләр мөрәҗәгать иткән иде. Илсур Метшин әлеге идеяне хуплады һәм шәһәрдә бу юнәлештә актив эш башланды. «Үзенчәлекле балаларның әти-әниләре балалары буш вакытларын үткәрә алырлык остаханәләр булдыру үтенече белән безгә мөрәҗәгать итте. Мин кыска гына вакыт эчендә балалар иҗат белән шөгыльләнә һәм үзләренә кирәкле күнекмәләр ала торган остаханәләр булдыра алганга бик шат. 1 нче сентябрьдән үзәк тулы куәтенә эшли башлаячак һәм 600 бала атна саен дәресләргә йөри һәм иҗат белән шөгыльләнә алачак», – дип ассызыклады И.Метшин.

 

 

Хәзер үзәк сынау режимында эшли һәм анда физик мөмкинлекләре чикләнгән 4 бала йөри. Шуларның берсе – 49 нчы номерлы мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучысы Тимур Фазлыев. Малай Мэрга учреждение ачылуы өчен рәхмәт белдерде. «Остаханәләрне торгызганыгыз өчен сезгә бик зур рәхмәт. Хәзер без әни белән дәресләргә килә, монда рәсем ясый һәм иҗат белән шөгыльләнә алабыз», - диде укучы. Аның әнисе Светлана Фазлыева шулай ук Казан Мэрына ярдәме өчен рәхмәт белдерде, аның сүзләренә караганда, үзәктәге дәресләр коляскада хәрәкәт итүче бала өчен мөһим булган тактиль күнекмәләрне торгызырга һәм вак моториканы үстерергә ярдәм итә.

«МастерОК» ял итү үзәге Мусин урамындагы 49 нчы номерлы мәктәпнең өстәмә корпусында урнашкан. Аның мәйданы 300 кв.м тәшкил итә. Корпус 1977 елда малайларга хезмәт дәресләре үткәрү өчен төзелә. Ул 8-9 ел эксплуатацияләнмәгән, чөнки бина капиталь ремонт таләп итә иде, дип сөйләде 49 нчы номерлы мәктәп директоры Дмитрий Садетдинов.

Тирә-юньдәге барлык мәктәп укучылары һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар шөгыльләнә алырлык уку-укыту үзәге ачу һәм бинаны ремонтлау турында карар узган елның июлендә кабул ителгән иде. Остаханәләрне капиталь ремонтлау 2021 елның октябреннән 2022 елның апреленә кадәр үткәрелгән.

«Үзәктә дүрт юнәлеш буенча остаханәләр җиһазландырылган, тулы ачылыштан соң, аларда бер үк вакытта 45 бала шөгыльләнә алачак: слесарь һәм столяр эше буенча дәресләрдә – 25 кеше, робототехника буенча дәресләр һәм иҗади остаханәдә – 10 шар кеше», – дип сөйләде Дмитрий Садетдинов. Моннан тыш, 1 нче сентябрьдән 5-8 нче сыйныф малайлары остаханәдә (250 дән артык кеше) технология дәресләрен укыячак. Хәзер үзәк хезмәткәрләре җәдвәл төзиләр, аның буенча балалар, шул исәптән сәламәтлегендә үзенчәлекләр булганнар, түгәрәкләргә йөри алачак. Укулар мәктәп укытучылары җитәкчелегендә узачак.

 

 

Ял итү үзәге бинасында тулысынча уңайлы мохит булдырылган – пандуслар урнаштырылган һәм аз хәрәкәтләнүче төркемнәр өчен санитар узеллар җиһазландырылган, остаханәләргә заманча техника куелган. Мәктәп директоры сөйләвенчә, балалар өчен металл һәм агач белән эшләү өчен токарь станоклары, металл белән эшләү өчен бораулау-фрезер аппараты, агач белән эшләү өчен фуговаль һәм рейсмуслы станоклар һәм лазер станогы урнаштырылган. Моннан тыш, чүлмәк ясау остаханәсе өчен җиһазлар комплекты һәм робот техникасы өчен җыелмалар сатып алынган.

Мәктәптә шулай ук Казан башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Фәнис Нурмөхәммәтов, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев, «Казан шәһәренең социаль өлкә учреждениеләрен карап тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты» МБУ директоры Петр Королев, Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов, Казан шәһәр Думасы депутаты, мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне гармонияле үстерү буенча «Барысы да балалар өчен» автономияле хәйрия оешмасын гамәлгә куючы Далия Гайнанова да булдылар.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда  менталь тайпылышлары булган һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен каралган беренче «Симург» инклюзив ял итү үзәге беренче уку елына нәтиҗәләр ясады.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев