Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә XIII гасыр Коръәне саклана

«Мирасханә»дә барлыгы 50 меңнән артык язма тупланган.

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының «Мирасханә» Язма һәм музыкаль мирас үзәгендәге иң борынгы Коръән XIII гасырга карый.

«Фондта кулдан язылган 200гә якын Коръән коллекциясе саклана. Бездәге иң борынгы Коръән XIII гасырга карый. Ул кырыктан артык нөсхәдә бөтен дөньяга таралган. Берсе — бездә», — диде Язма һәм музыкаль мирас үзәге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Илһам Гомәров «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның сүзләренчә, «Мирасханә»дә барлыгы 50 меңнән артык язма саклана.

«Мирасханә институтның беренче көненнән бирле эшли, 1939 елда оеша. Бүгенге көндә бездә 50 меңнән артык саклану берәмлеге бар. Шуларның күп өлешен кулъязмалар алып тора. Алар бездә 10 меңгә якын», — диде Илһам Гомәров.

Бүген Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының «Мирасханә» Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә Ачык ишекләр көне булды. Анда Татарстан Фәннәр академиясе оешуга утыз ел тулу уңаеннан оештырылган күргәзмә тәкъдим иттеләр. Биредә кулъязмалар, борынгы Коръән коллекциясе, күптән түгел нәшер ителгән китаплар һәм башкалар урын алган.  

 

Гадел Әхмәтҗанов 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев