Мәдәни җомга

Казанда Вафирә Гыйззәтуллина истәлегенә мемориаль такта ачылды

«Милләт өчен, татар теле өчен көрәште», — дип искә алды җырчыны кызы Камилә Гыйззәтуллина.

Казанда Татарстан урамы 7нче йортта Татарстанның халык, РСФСРның атказанган артисты Вафирә Гыйззәтуллина хөрмәтенә истәлек тактасы куелды. Тактаның авторы — скульптор Фәнил Вәлиуллин.

«Истәлек тактасын куяр өчен унбер ел йөрдем. РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов һәм аның ярдәмчесе Фәрит Билаловка рәхмәт. Алар миңа ярдәм итте. Аллага шөкер, такта бар. Мин канәгать. Әниемнең киткәненә бүген 20 ел. Ул халык күңелләрендә яши икән, без бәхетле», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә җырчының кызы Камилә Гыйззәтуллина. 

 

 

Аның әйтүенчә, Вафирә Гыйззәтуллина татар халкы өчен җанын, тәнен биргән. «Милләт өчен, татар теле өчен көрәште. Аның һәр концерты „Туган тел“ җыры белән тәмамлана иде. „Туган телне“ гимн итеп җырлау гадәтен әнием башлап җибәрде. Ак яулыклы әбиләр дә догабыздан калдырмыйбыз дип, яныма килеп әйтә. Бу сүзләрдән җан җылына», — диде җырчының кызы.

ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин Вафирә Гыйззәтуллинаның легендар шәхес булуын билгеләп үтте. «20 ел узса да, аның тавышы, иҗади һәм иҗтимагый эшчәнлеге һәрвакыт милләт күңелендә. Халык хәтере җуелмады. Ул халык дип яшәде. Рөстәм Яхин, Хәйдәр Бигичев янында аңа багышланган истәлек тактасы куелуы республикабыз мәдәниятендә аның урынын күрсәтә», — ди ул. 

 

 

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Наилә Яхина Вафирә Гыйззәтуллина белән «Бәкер» шифаханәсендә бергә ял итүен искә алды. «Бер бүлмәдә ял иттек. Шунда миңа вафаты алдыннан елый-елый язмышын сөйләде. Аны милләтчелектә гаепләделәр, ул шуңа бик рәнҗеде. Телевидениедән дә төшерергә ярамый иде, мин төшердем. „Ничек кыюлыгың җитте?“, — дип сорады. „Син минем өчен сәясәтче түгел, җырчы“, — дидем», — ди ул.

 

 

«Ул исән, тере. Ул безнең арабызда. Андый кешеләр үлми. Алар халык күңелендә, хәтерендә яши. Вафирә татар җыр сәнгатенең өлгесе иде. Ул Ирек мәйданнары тоткан җырчы, көрәшче. Ирек мәйданында Вафирә булмаган бер генә митинг та булмады», — диде Татарстанның халык артисты Гөлзадә Сафиуллина.

Татарстанның халык артисты Лидия Әхмәтова җырчыны чибәр һәм матур дип исендә калдырган. «Аккош кебек талпынып, җырлап, бии торган иде. Вафирә апаның җырларын мин дә башкарам. Без бер концертларда очраштык. Ул кешелекле булды. Сәхнәдә үз-үзен тотышыннан да үрнәк алырлык шәхес», — диде ул.

«Чабаксарда Бөтендөнья төрки халыкларының конгрессы булды. Вафирә чыгыш ясаган вакытында ут сүнде. „Безгә һәрвакыт шулай ут сүндерәләр“, — диде ул. Алай да, „Бирешмибез“, — дип, караңгы сәхнәдә „Ком бураны“ җырын сузды. Бөтен халыкны җырлатып, биетеп йөрде. Кызганыч, аз яшәде. Гомере кыска булды. Суверенлык көннәрендә сикереп чыгып сүзен әйтеп, җырлый башлый иде», — ди юрист, артист Галишан Нуриәхмәт.

Җырчының авылдашы Лилия Галиева сүзләренчә, Вафирә Гыйззәтуллинаның исемен мәңгеләштерү өчен Камай авылының яңа салынган мәдәният йортына, «Сандугач» балалар җыр фестиваленә дә аның исеме бирелгән. Такта ачылышында Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин, Татар конгрессыннан Илгиз Халиков, Фердинанд Сәлахов, Римма Ибраһимова, Җәвит һәм Зөлфия Шакировлар һ.б. катнашты. 

 

Вафирә Гыйззәтуллина (1946 елның 13 феврале, Камай авылы — 2001 елның 17 сентябре, Уфа-Казан трассасы) — җырчы, Милли Мәҗлес депутаты, ТАССРның халык (1981), Каракалпакстан АССРның халык һәм РСФСРның атказанган артисты. 1946 елның 13 февралендә ТАССРның Менделеевск районы Камай авылында туа.

1965 елда Казан музыка училищесын уңышлы тәмамлый. 1965-1974 елларда Казан консерваториясендә укый һәм Валентина Лазько вокал классы буенча тәмамлый. 1974 елда Советлар Берлеге күләмендә үткәрелгән Халык җырлары башкаручылары бәйгесендә җиңеп чыга. 1974-1975 елларда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында хезмәт итә, 1975-1994 елларда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең солисты була.

2001 елда Уфа-Казан трассасында юл һәлакәтендә вафат була. 

 

Зилә Мөбәрәкшина 

«Татар-информ» 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: