Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда тышкы яктырту белән идарә итү тулысынча автоматлаштырылды

2022 елда шәһәр урамнарында һәм ишегалларында 5,3 меңнән артык яктырткыч һәм 2,6 меңнән артык ут баганасы куелачак.

2021 елда Татарстан башкаласында 3100 ут баганасы, 6168 яктырткыч, 180 км тышкы яктырту челтәре урнаштырылган. Бу хакта Казан Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе барышында «Казэнерго» АҖ генераль директоры Рөстәм Габделхаков хәбәр итте.

 

Мәсәлән, Лесная, Серов, Икмәк заводы урамнарында, Һ.Такташ урамыннан Ишкәкле спорт төрләре үзәгенә кадәр булган юлда 748 яктырткыч һәм 546 ут баганасы барлыкка килде.

Моннан тыш, узган ел төзелә торган юлларны яктырту буенча да эш алып барылды. Шулай итеп, Техника урамыннан алып Магистраль урамына кадәр булган Зур Казан боҗрасында 285 яктырткыч һәм 114 ут баганасы урнаштырылды, Горький шоссесы алмаш юлында – Несмелов урамыннан алып «Идел» М7 федераль трассасына кадәр – 499 яктырткыч һәм 344 ут баганасы куелды. Моннан тыш, Оренбург тракты буенча борылыш төенен яктырту (94 яктырткыч, 29 ут баганасы) монтажланды. Шулай ук Гладилов, Карл Маркс, Большая Красная урамнарын төзекләндерү кысаларында 162 яктырткыч һәм 120 ут баганасы куелды.

Казанда тышкы яктырту белән идарә итү 100% ка автоматлаштырылды. «Бу шәһәрлеләрнең куркынычсызлыгы максатларында авария хәлләренә оператив рәвештә җавап бирергә һәм бетерергә мөмкинлек бирә», – дип ассызыклады Р.Габделхаков.

Тышкы яктырту өлкәсендә энергетика компаниясе 103 мең 947 яктырткыч, шулай ук аларны электр энергиясе белән тәэмин итүче 3 мең км челтәрдән файдалана. 41,5 меңнән артык лампа яки 40 % ка якын заманча светодиод яктырткыч кулланыла.

«Казэнерго» АҖ генераль директоры төзекләндерү буенча инвестицион программаларга, шул исәптән ТР торак пунктларында урамнарны яктыртуны торгызу программасына аерым игътибар бирде.

Әлеге программаны тормышка ашырып, Казан поселокларында үзйөрешле изоляцияләнгән үткәргеч ярдәмендә 60 км дан артык челтәр һәм 1894 яктырткыч монтажланган. Казанның 27 поселогында, шул исәптән Константиновка, Яңа Вишневка, Салмачы, Залесный, Привольныйда яңа яктырту челтәрләре барлыкка килде.

Р.Габделхаков билгеләп үткәнчә, 2022 елда икътисади шартларга карамастан, шәһәр урамнарында һәм ишегалларында 5,3 меңнән артык яктырткыч һәм 2,6 меңнән артык ут баганасы урнаштыру планлаштырыла, алар арасында – 2692 яктырткыч һәм 2073 ут баганасы «Безнең ишегалды» программасы буенча, 900 яктырткыч һәм 620 ут баганасы «Казанның юл-урам челтәрен ремонтлау» программасы буенча, 1714 яктырткыч ТР торак пунктларында урам яктылыгын торгызу программасы буенча куелачак.

 

Дмитрий Никитин

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев