Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда туберкулезга каршы диспансерның яңа бинасы ачылды

Медицина үзәгенә учреждениенең барлык бүлекләрен күчерделәр.

Казанда бүген туберкулезга каршы диспансерның яңа бинасын ачтылар. Сәламәтлек саклау объектын ачу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, Россия Кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина һ.б. катнашты. Моннан тыш, видеоэлемтә аша Россия Хөкүмәте Рәисенең социаль сәясәт мәсьәләләре буенча урынбасары Татьяна Голикова һәм РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко да чыгыш ясады.

 

 

Республика туберкулезга каршы клиник диспансерының баш табибы Алексей Алексеевка яңа объекттан символик ачкыч тапшырылды. Татарстан Президенты төзүчеләргә объектны вакытында тапшырганнары өчен рәхмәт белдерде.

Әйтик, 9,5 мең кв.м мәйданлы яңа бинага (Җиңү проспекты, 69б) диспансерның барлык бүлекләрен, шул исәптән балалар һәм флюорография бүлекләрен, административ-хуҗалык корпусын күчерделәр. Медицина үзәгендә шулай ук амбулатор эндоскопия хезмәте, функциональ диагностика кабинетлары, бактериологик һәм клиника-диагностика лабораториясе эшләячәк. Диспансерда көн саен 680 гә кадәр кеше кабул итә алалар – 420 өлкән һәм 260 бала.

 

 

32 кабинетта сменалап 46 табиб-фтизиатр һәм 7 тар белгечлек табибы эшләячәк (уролог, гинеколог, ортопед, офтальмолог, хирург, пульмонолог, оториноларинголог). Бинада заманча таләпләр нигезендә куркынычсыз санитар-эпидемия режимы тәэмин ителгән.

Татьяна Голикова билгеләп үткәнчә, яңа диспансер сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләүнең төбәк программасы буенча төзелгән. Статистика буенча, Татарстанда туберкулез белән авыручылар саны өч ел эчендә – 18,8% ка, ә үлүчеләр саны 28% ка кимегән. «Республикада яңа сәламәтлек саклау объектларын ачу кыска вакыт эчендә авыруны диагностикалау мөмкинлеге бирәчәк», - дип ассызыклады ул.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 2021 елда туберкулез белән авыруның 912 очрагы ачыкланган.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев