Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда театр рәссамы Рәшит Газиев истәлегенә күргәзмә ачыла

4 нче мартта Казан Кремлендә «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә «Рәшит Газиев. Рәссам турында истәлек» күргәзмәсе ачылачак.

Күргәзмәгә килүчеләр Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш рәссамы вазыйфасында эшләгән чорда Рәшит Газиев тарафыннан әзерләнгән спектакльләргә эскизлар һәм костюмнарны, шулай ук аның пейзажлары белән таныша алачак.

Экспозиция 16:00 сәгатьтә ачыла. Күргәзмә 24 нче апрельгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның матбугат хезмәте.

Рәшит Газиев (1954-2021) – театр рәссамы, рәсем сәнгате белгече, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык рәссамы, Б.Урманче премиясе лауреаты. Аның әсәрләре ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, ТР музей фондында, Россия, АКШ, Бөекбритания, Швеция, Венгрия, Австриядәге шәхси тупланмаларда саклана.

Исегезгә төшерәбез, 31 нче мартка кадәр Казан халкы һәм кунаклары «Хәзинә» милли сәнгать галереясенә бушлай керә алалар.

 

Татар конгрессы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев