Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда «Татарча комикслар. Казан хикәяләре» җыентыгы тәкъдим ителде

Китапка унтугыз авторның Казан тарихына һәм шәхесләренә багышланган хикәятләре кергән.

Журналист, музыкант Рәдиф Кашапов һәм Регина Гаязова уллары Шәүкәткә багышлап комикслар җыентыгы бастырып чыгарган. Яңа китапның презентациясе Милли китапханәдә үтте.

«2021 елда балабыз тугач безнең балаларга кызыклы булган һәм татар теленә багышланган проект ясыйсыбыз килде. Китапханәдә комикслар киштәләренең һәрвакыт буш булуын күреп без комикслар китабы ясарга булдык», — дип «Татарча комикслар. Казан хикәяләре» җыентыгын тәкъдим итте Регина Гаязова. 

 

 

«Җыентыкка унтугыз авторның иҗаты керде. Иң зур рәхмәтебез аларга. Алар Казаннан, Ульяновск өлкәсеннән, Чаллыдан һәм Мәскәүдән. Рәсемнәренә карап авторларның да ниндилеген тоя аласыз», — диде ул алар белән таныштырып. Рәссамнарга китапның авторлык экземплярлары тапшырылды.

«Проектта катнашырга теләк белдергән авторлар белән эшли башладык. Аларга Казан тарихы буенча лекция һәм Иске татар бистәсе буенча экскурсия оештырылды», — дип китап тарихы турында сөйләде проектның кураторы Рәдиф Кашапов. 

 

 

Җыентыкка Радик Мусин белән Илшат Сәетовның «Замансу чорларда Тәңре белән Умай», Зәлия Галимованың «Казан мәчесе», Азат Ибәтуллинның «Шаһиәхмәт» һәм башкаларның Казан тарихына һәм шәхесләренә багышланган хикәятләре кергән.

Китаплар шулай ук Казан мэриясенә, Милли китапханәгә бүләк ителде.

Китап Казан мэриясенең «Үз телем» гранты хисабына эшләнгән. Китап 1000 данә тираж белән басылып чыккан. 

 

 

 

 

 

 Рузилә Мөхәммәтова 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев