Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда Сосновский балтырганыннан 140 га мәйданлы территорияләр эшкәртелә

Агулы үсемлекләргә каршы көрәш ике этапта уза – чабылганнан соң участокларга химик составлар сиптерелә.

Казанда Сосновский балтырганыннан 140 га мәйданлы территорияне эшкәртәләр, эш июнь аенда башланды һәм ике этапта узачак.

 

Балтырган белән көрәшне үсемлекләрне чабудан башлыйлар, шуннан соң территорияләрне химик состав белән эшкәртәләр. Кешеләр һәм хайваннар өчен составлар зарарсыз, шуңа да карамастан, әлеге урыннарда эшкәрткәннән соң өч тәүлек эчендә мал-туар йөртү, җиләк-җимеш җыю тыела дигән мәгълүмати аншлаглар урнаштырыла. Су саклау зонасында балтырган чабу гына үткәрелә.

Эшләр җилсез коры һавада, һава температурасы якынча +18 градус булганда башкарыла, шуңа күрә белгечләр иртә таңнан эшли башлый.

Ихтыяҗ булса, эшләрне кабат көзгә – эшкәртелгән территорияләрне тикшергәннән соң үткәрәчәкләр.

27 нче июньдә Совет районында балтырганга каршы көрәш башланды. Биредә җәй дәвамында куркыныч үсемлек 29,34 га мәйданда чабылган. Көз көне балтырган үскән территорияне чабачаклар һәм башка үсемлекләр утыртачаклар.

Вахитов һәм Идел буе районнарында куркыныч үсемлеккә каршы көрәш 11 нче июльдә башланды. Биредә барлыгы 3,6 га мәйданга таралган үләнне чабалар һәм химик состав белән эшкәртәләр. Үсемлекләр шытып чыккан урыннарда эшләр тагы бер тапкыр башкарылачак.

Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында атна башы балтырган чабудан башланды, анда гомуми мәйданы 100 гектардан артык җир эшкәртелә.

Районнардагы балтырган үсә торган төп территорияләр – Кадыш, Борисоглебское, Коры елга, Щербаково поселоклары.

Якын арада Киров һәм Мәскәү районнарында эшләр башланачак. Биредә белгечләр 7,06 га мәйданда ике тапкыр территорияне эшкәртәчәкләр.

Сосновский балтырганы – дүрт метр биеклеккә җитә торган күпьеллык эре үсемлек. Әлеге флора вәкиленең яфракларыннан чәчәк аткан вакытта эфир майлары актив парга әйләнә, сок кеше тиресенә эләккән вакытта көчле тән җәрәхәтләре тудыра. Балтырган «Урта Россия флорасының кара китабы»на чүп һәм куркыныч үсемлекләр исемлегенә кертелгән. Үзенең тиз үсүе һәм таралуы хисабына балтырган башка үсемлекләрне кысрыклап чыгара, туфрактан файдалы матдәләрне ала.

Казанда яшәүчеләр балтырганнарның күпләп үсү урыннары турында Совет районыАвиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарыКиров һәм Мәскәү районнары администрацияләренең Telegram-каналларындагы чат-ботларында хәбәр итә алалар. Вахитов һәм Идел буе районнары халкы түбәндәге мәкаләгә комментарийлар яза ала.

 

Юлия Летникова

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев