Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда Россиядә беренче булып чүплек газын электр энергиясенә әверелдерә торган станцияләрнең берсе төзеләчәк

Илсур Метшин «Самосырово» каты коммуналь калдыклар полигонында булды, анда рекультивация эшләре башланды.

Казанда Мамадыш трактында «Самосырово» каты коммуналь калдыклар полигонын рекультивацияләү башланды. Эшләр тәмамланганнан соң 1 млн тоннадан артык калдык тупланган полигон агачлар һәм куаклар усеп утыра торган яшел калкулыкка әйләнәчәк. Ә рекультивация барышында урнаштырылачак заманча дегазация системасы ярдәмендә, күмелгән калдыклардан бүленеп чыга торган чүплек газы газ поршены электростанциясе өчен ягулык сыйфатында кулланылачак. Аның күләме 15 елга җитәчәк. Проектны гамәлгә ашыруга «Экология» илкүләм проектының «Чиста ил» федераль программасы кысаларында 876,5 млн сум бүлеп бирелгән.

Булачак эшнең масштабларын шәһәр һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре объектка матбугат туры барышында бәяләде. «Самосырово чүплегеннән соң «авырткан» урыннарыбызның тагын берсе – КЭК полигоны. Бүгенгә биредә 1 млн тонна җыелган чүп-чар саклана. Әмма 2023 елның ноябрь-декабрь айларында, без эшне тәмамлагач, монда тагын бер яшел калкулык барлыкка киләчәк, ул безгә яшел энергия бирәчәк», – диде журналистларга Казан Мэры Илсур Метшин, матбугат турына кушылып.

Эшләр барышында 247 мең куб. м калдык күчереләчәк

«Без шәһәребезнең экологик каркасын яхшырту өстендә эшне дәвам итәбез. Бу Самосырово чүплегеннән соң икенче шундый масштаблы объект. Әмма хәзер без алдыбызга тагын да катлаулырак бурычлар куйдык: биредә чүплек газын электр энергиясенә әверелдерү буенча яңа технологияләр кулланылачак», – дип билгеләп үтте И.Метшин. Ул пресс-турда катнашучыларга узган ел КЭК полигоныннан 50 метр ераклыкта урнашкан  стихияле рәвештә барлыкка килгән Самосырово чүплеген рекультивацияләү эшләре төгәлләнүен искәртте. 

 

 

Озак вакытлар Самосырово чүплеге Татарстанда иң зурысы булды: монда 32 гектар мәйданда 45 млн тоннадан артык калдык күмелгән. Чүплек узган гасырның 60 нчы елларында стихияле рәвештә барлыкка килгән һәм 2013 елга кадәр калдыклар кабул иткән. «Чүп-чар Эвересты» рекультивация ярдәмендә Самосырово калкулыгына әверелде, анда агачлар, куаклар, үләннәр утыртылды.
 

 

 

 

 

«Самосырово» полигоны 14,1 га мәйданлы җир участогын алып тора һәм өч картадан гыйбарәт. Аларның беренчесе тулысынча тулган һәм 2009 елда эксплуатациядән чыгарылган, икенчесе 57%-ка тулган, ә өченчесе буш чокырдан гыйбарәт. Полигонда җыелган чүп-чар күләме тыгызланган хәлдә 1,7 млн кубометр тәшкил итә. Элегрәк, 2008 елдан полигонда КЭК компаниясе санкциясез эшләде. 2017 елның июлендә суд карары буенча полигонны яптылар һәм Казан Башкарма комитетына тапшырдылар.

Эшләрнең заказчысы – ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе, подрядчысы – «Ядран-Строй» ҖЧҖ.

Полигонны төзекләндерү ике этапта узачак. Беренче этап – чүплекнең кыяфәтен норматив хәлгә китерәчәк техник этап.

«Беренче картада без калкулыкның биеклеген 7 метрга киметергә планлаштырабыз, грунтны икенче картага күчерәчәкбез, – дип сөйләде Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин. - Шуннан соң без калкулыкларны тигезли, аларны махсус мембрана белән яба, ә соңыннан монда агачлар утырта алачакбыз. Тулаем алганда Самосырово калкулыгындагы кебек эшләр башкарылачак, бу монда чиста территория булдырырга мөмкинлек бирәчәк». Беренче картадан икенчесенә 247 мең куб.м калдык күчереләчәк, ә ике картаның да авышлыклары 30 см калынлыктагы грунт белән тигезләнәчәк.

 

 

«Казан зур, миллионлы халык миллионлаган тонна чүп-чар чыгара. Бу мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк», – дип өстәде И.Метшин.

1500 кВт/сәгать егәрлеге булган газ поршены электростанциясе полигон янында төзеләчәк

Рекультивация барышында беренче тапкыр чүплек газы барлыкка килү проблемасын хәл итүгә яңа алымнар кулланалар. И.Гыйниятуллин аңлатканча, полигонны тикшерү барышында экспертлар монда җыелган газ күләменең актив дегазация системасын гамәлгә ашыруга җитәчәген ачыклаган.

«Чүплектә хасил булган газ –  күбесенчә метан. Аннан тәмсез ис килә, экологиягә зыян китерә, янгын куркынычы бар. Әмма аны электр энергиясе алу өчен кулланырга мөмкин. Моның өчен аны җыярга һәм чистартырга кирәк», – дип аңлатты Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.

Полигонда газ җыю өчен 50 мм диаметрлы 80 вертикаль перфорировкалы газ торбаларыннан торган актив дегазация системасы монтажланачак. Аларның һәркайсын 18 метр тирәнлеккә суыра торган газүткәргечләр салу секцияләре белән 3 метр тирәнлеккә төшерәчәкләр. Җыелган чүплек газы 1500 кВт/сәгать егәрлеге булган газ пешкәкле электростанция өчен ягулык сыйфатында файдаланылачак – аны полигон янында төзиячәкләр.

 

 

«Монда газ чыгара торган компрессорлар урнаштырачаклар, аны катышмалардан чистартачаклар һәм яндыру өчен махсус «машинага» юнәлдерәчәкләр. Ул зур җылылык двигателенә охшаган, анда ягулык сыйфатында газ бирелә, ул анда ялкынлана. Пешкәк әйләнә, генератор электр энергиясе эшләп чыгара», – дип аңлатты Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. Ул җыелган ГАЗ хисабына газ-поршень электростанциясе кимендә 15 ел эшли алачак, дип өстәде. Электр энергиясе челтәргә таралачак һәм сатылачак.

«Мондый проектлар безнең илдә әлегә гамәлгә ашырылмаган, әмма хәзер мондый дегазация системасы Мәскәү өлкәсенең бер шәһәрендә төзелә, – дип сөйләде «Ядран-Строй» подряд оешмасы җитәкчесе Геворг Априкян. – Бу Голландия технологиясе, без берничә тапкыр Амстердамдагы хезмәттәшләребез тәҗрибәсен өйрәнергә бардык». Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә объектта 93 берәмлек техника һәм 18 кеше эшли, эшләр график буенча бара.

Рекультивация проекты белән шулай ук чүп-чардан аерып алынган фильтрат җыю да каралган. Ул Самосырово чүплеген рекультивацияләү барышында урнаштырылган чистарту корылмаларына җыелып барачак. Чистартканнан соң, сыеклык махсус буада җыелып үсемлекләргә су сибү өчен файдаланылачак. «Су балык хуҗалыгы өчен яраклылык дәрәҗәсенә кадәр чистартылачак», – дип ассызыклады И.Гыйниятуллин.

Рекультивациянең икенче этабы – биологик. Ул полигонның бөтен өслеген масштаблы яшелләндерүне күздә тота, 1000-нән артык агач һәм куак утыртылачак.

«Бу экологик вәзгыятьне яхшыртуга юнәлдерелгән бердәнбер проект түгел, – дип искә төшерде журналистларга Мэр. – Зур программа «Водоканал» эшчәнлеге юнәлеше буенча, шул исәптән ләм кырларын чистарту буенча да гамәлгә ашырыла. Без алга таба да әйләнә-тирә мохит мәсьәләләренә аерым игътибар бирәчәкбез».

 

Ксения Швецова

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев