Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда Роберт Миңнуллинга истәлек тактасы куелачак

Истәлек тактасы Толстой урамындагы 16а йорт стенасында була.

 Казанда халык шагыйре Роберт Миңнуллинга истәлек тактасы куелачак. Татарстан Министрлар кабинетының шул хактагы карарының проекты хокукый документларның рәсми порталында чыкты.

Истәлек тактасы Казанның Толстой урамындагы 16а йорт стенасына куелачак. Анда рус һәм татар телләрендә түбәндәге текст булачак, диелә документта.

«Бу йортта 2000 — 2020 елларда Татарстан Республикасының халык шагыйре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин яшәде», дип язылачак.

Әлеге тәкъдим белән Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлеге чыккан.

Документны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган. 

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев