Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда Җәмигъ мәчет эскизын эшләү буенча халыкара конкурста җиңүчеләрне игълан иттеләр

Корбан бәйрәме алдыннан, Казан Ратушасында Казан Җәмигъ мәчете һәм аның янәшәсендәге территориянең эскиз проектын эшләү буенча ачык халыкара конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, шулай ук республикабызның дин әһелләре – Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, ТР Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, мөфтинең мәгариф буенча урынбасары Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин катнашты.

Конкурс 2022нче елның 1нче апрелендә, ягъни изге Рамазан аена бер көн кала игълан ителде. 10нчы һәм 11нче май көннәрендә, бәйге кысаларында катнашучы командалар өчен семинар оештырылды. Җәмигъ мәчете нигезенә беренче таш салу тантанасы 20 майда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында узды. 6нчы июльдә катнашучылар жюрига үзләренең проектларын тәкъдим иттеләр.

Ике этапта узган конкурста Россия һәм чит ил компанияләре катнашты. Бәйгедә катнашу өчен 8 илдән барлыгы 40тан артык гариза кабул ителде. Икенче этапка 6 илдән – Россия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркия, Мисыр, Казахстан һәм Үзбәкстаннан 20 катнашучы узды, финалга 18 эш кабул ителде.

Ирек Әнвәр улы Фәйзуллин җитәкчелегендәге конкурсның жюри әгъзаларына архитектура, дин һәм мәдәният өлкәсенең 13 вәкиле керде. Алар арасында: Россия Президентының эчке сәясәт буенча идарәсенең дини оешмалар белән хезмәттәшлек департаменты башлыгы Евгений Еремин, ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе Комиссиясенең Җаваплы сәркатибе Григорий Орджоникидзе, Дәүләт Эрмитажы директоры Михаил Пиотровский, Россия Архитекторлар берлеге президенты Николай Шумаков, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия Ислам мәгарифе советы рәисе, Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева һәм башкалар бар иде.

“Гинзбург Архитектс” архитектура-реставрация бюросы һәм шәхси эшмәкәр Саттаров Айвар Гомәр улы Казан шәһәре Җәмигъ мәчете һәм аның янәшәсендәге территориянең эскиз проектын эшләүгә халыкара ачык конкурста беренче урынны бүлеште.

Икенче урынны шулай ук ике проект яулады. Аларның авторлары – “Сретенские Архитектурные Мастерские” ҖЧҖ (Мәскәү, Россия) һәм HASSA архитектура-инженерлык төзелеше (Истанбул, Төркия).

Конкурста өченче урынны OSTA ҖЧҖ (Казан, Россия) алды.

Моннан тыш, КДАТУның 3нче курс студенты Артем Сидоров ТР Президенты һәм Россия Төзелеш министры кулыннан махсус бүләккә лаек булды.

Конкурста катнашкан һәр кешегә Рөстәм Миңнеханов рәхмәт хаты тапшырды.

“Һәр проект үзенчәлеккә ия. Казанда, чыннан да, гасырлар буена хезмәт итәчәк монументаль объект пәйда булырга тиеш. Барлык катнашучыларга да рәхмәт. Киләчәктә безне масштаблы эш көтә”, – дип билгеләп үтте РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү елында Казанда 10 мең кеше сыйдырышлы Җәмигъ мәчет төзеләчәк урынга истәлек ташы кую иң мөһим вакыйгаларның берсе булды.

Ул билгеләп үткәнчә, Җәмигъ мәчете проектын эшләүдә күп кенә ил вәкилләре катнашты. “Конкурста катнашучыларның барысына да рәхмәтемне белдерәсем килә. Һәр эш уникаль. Мин сезнең барлык проектларны да ошаттым. Сезнең образларны без мәчетләрдә дә, храмнарда да тормышка ашырырга тырышачакбыз», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Президенты.

Исегезгә төшерәбез, Казан Җәмигъ мәчете һәм аның янәшәсендәге территориянең эскиз проектын эшләүгә ачык халыкара конкурс уздыру “Игелек – Доброта” Республика фондының беренче зур проекты булды.

 

ДУМ РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев