Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда кайда чаңгыда шуарга була?

Яктыртылган чаңгы трассалары Казанда шактый икән. Озынлыгы да төрле, бәяләр дә тешләми торган. Саф һавага чыгарга онытмагыз, дуслар!

Юдино бистәсе, Футбол урамы. Трассаның озынлыгы 3 чакрым. Яктырту һәр көнне 16.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр планлаштырыла.
Җиңү паркы. Урамнарны яктырту графигы нигезендә яктыртыла.
«Крылья Советов» паркы. Урамнарны яктырту графигы нигезендә яктыртыла
Горький исемендәге парк. Яктылык автомат рәвештә паркны яктырту белән бергә кушыла.
Үзәк стадион. Трассаның эш режимы: 8.00-сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр.
Горки-Әмәт урманы. Яктылык автомат рәвештә паркны яктырту белән бергә кушыла.
Дәрвишләр бистәсендәге Каенлык. Яктырту «Барс» спорт мәктәбенең тренировкалар графигы нигезендә эшли
Чебакса бистәсе. Яктырту графигы: 18.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр.

Чаңгы базалары
«Мотор» спорт  комплексы (Ленинград ур., 26). Эш сәгатьләре: эш көннәрендә 14.00 –21.00. Ял көннәрендә 9.00 – 21.00. Прокат: олылар өчен – 100 сум, балалар өчен – 50 сум.
«Хезмәт резервлары»  стадионы. Н.Ершов ур., 7. Эш сәгатьләре: эш көннәрендә 10.00 – 20.00. Шимбә, якшәмбе, бәйрәм көннәрендә 9.00 – 20.00. Прокат: олылар өчен – 150 сум, 12 яшькә кадәрге балалар өчен – 100 сум.
«Динамо» базасы. (Аккош күле). Эш сәгатьләре: сишәмбе - якшәмбе 9.00 –17.00. Дүшәмбе – ял көне. Прокат: олылар өчен  – 200 сум, балалар өчен  – 100 сум.
«Локомотив» стадионы. Юдино бистәсе, Футбол ур., 1. Эш сәгатьләре: эш көннәрендә 15.00 – 19.00. Ял көннәрендә 10.00 – 19.00. Прокат олылар өчен  – 150 сум, 14 яшькә кадәрге балалар өчен – 100 сум.
Җиңү паркы. Көн саен 9.00 – 21.00. Прокат: олылар өчен – 100 сум, 7 яшькәчә балалар өчен – 50 сум.
Дубравная, 2б. Эш сәгатьләре: эш көннәрендә 10.00 – 21.00. Ял көннәрендә 9.00 – 21.00. Прокат: олылар өчен – 150 сум, балалар өчен – 100 сум.
Дубравная ур., 23а. Көн саен 9.00 – 21.00. Прокат: олылар өчен  – 150 сум, балалар өчен – 100 сум.
«Барс» кышкы спорт төрләре мәктәбе. Нагорный бистәсе, Мир ур., 67а. Эш сәгатьләре: чәршәмбе - җомга 11.00 – 20.00. Шимбә, якшәмбе, бәйрәм көннәрендә 10.00 – 21.00. Прокат: тау чаңгылары олылар өчен – 350 сум, балалар өчен – 250 сум, гади чаңгылар – 150 сум.
«Спектр» спорт мәктәбе. Дәрвишләр бистәсе, Парк ур., 27а. Көн саен 8.00 – 18.00. Прокат: олылар өчен – 100 сум, балалар өчен – 50 сум.
Горки-Әмәт урманындагы спорт базасы. Җиңү проспекты, 69. Эш көннәрендә 10.00 – 20.00. Шимбә, якшәмбе, бәйрәм көннәрендә 9.00 – 20.00. Прокат: олылар өчен – 200 сум, балалар өчен – 100 сум.
Чебакса бистәсе. Ял көннәрендә 10.00 – 20.00. Чаңгыларны прокатка бирү оештырылмаган.

 

kzn.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев