Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда инвалид балалар белән эшләү өчен волонтерларны укыта башлаячаклар

Ай ярым эчендә курсны тыңлаучылар ишарә теле, тьюторлык һәм хастаханә клоунадасының үзенчәлекләрен беләчәк.

Казанда март урталарында инвалид балалар белән эшләү өчен волонтерлар әзерләү буенча курслар ачу планлаштырыла. Укулар яңа «Перемена» ял итү үзәгендә (Кол Гали ур., 10) узачак. Ай ярым дәвамында курсны тыңлаучылар ишарә теле, тьюторлык, хастаханә клоунадасы һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләүнең башка үзенчәлекләре турында беләчәкләр.

 

Сәнгать, мәгариф, мәдәният һәм спорт учреждениеләрендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшли белә торган белгечләр җитми – волонтерларга укыту курслары шуның өчен кирәк тә, дип сөйләде «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы директоры Татьяна Мерзлякова.

«Курслар тәмамланганнан соң, волонтерлар ярдәмгә мохтаҗ балаларга булыша алачак. Хәзер без ял итү үзәкләре, спорт комплекслары, сәнгать мәктәпләре исемлекләрен формалаштырабыз», - дип билгеләп үтте ул.

Волонтерларны сурдотәрҗемәчеләр, тьюторлар, хастаханә клоуннары һәм мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләү тәҗрибәсе булган барлык кешеләр укытачак. «Безгә волонтерларның укыту этабында ук балаларның үзенчәлекләрен белүләре мөһим», – дип аңлатты Татьяна Мерзлякова.

Курсларга теләгән һәркем языла ала. Шулай ук Казан педагогика көллиятенең адаптив физкультура юнәлеше буенча укый торган студентларын да җәлеп итү планлаштырыла. «Мондый курслар студентлар өчен укыту практикасы булыр иде, укып чыкканда без яхшы белгечләр ала алыр идек», – диде Татьяна Мерзлякова.

Курсларга +7(906)113-32-36 телефоны буенча, шулай ук «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасының Instagram-аккаунты direct аша язылырга мөмкин.

 

Алинә Бережная

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев