Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда идея һәм технологияләр фестивале үтә

Соңгы елларда балалар һәм яшьләр арасында техник иҗат белән шөгыльләнү шактый сүлпәнләнгән иде, моңа 90 нчы елларда балалар иҗаты үзәкләре, яшүсмерләр клубларының ябылуы сәбәп булды.

Хәзер бу юнәлеш яңадан җанланып маташа. «Rukami» дип аталган фестиваль хәрәкәте - шуның бер мисалы.Ул Россиянең 15 шәһәрендә, шул исәптән Казанда да уза. Аны оештыру белән республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы химаясендәге Талантлар университеты шөгыльләнә.

Бу чара Казанда беренче тапкыр былтыр җәй үткән һәм үзенә 4000 нән артык катнашучыны җыеп, республикада техник иҗат буенча иң зур вакыйга булып танылган иде. Фестиваль барышында уйлап табарга яратучы һәм яңа технологияләр белән кызыксынучы балалар һәм өлкәннәр бергәләп үз куллары белән, кул астындагы нәрсәләрдән файдаланып, искитмәле җайланмалар ясады. Әйтик, һәр теләге булган бала үзе нур кылычы, ракета, робот яки квадрокоптер ясый һәм аны өенә алып китә алды. Быелгы фестивальнең төп чаралары исә Техник университетта һәм Энергоинститут базасында узды. «Rukami» фестивале кысаларында үзара тәҗрибә алмашу практикасы да бара: узган ел анда 3 меңнән артык түгәрәк җитәкчеләре, остазлар һәм педагоглар катнашкан.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев