Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда “Идел” Халыкара татар һәм башкорт җыры фестиваль-конкурсы лауреатларының гала-концерты узачак

Казанда инде җиденче ел рәттән “Идел” Халыкара татар һәм башкорт җыры фестиваль-конкурсы лауреатларының гала-концерты узачак. Бу проект Уфада 2011 елдан бирле ел саен үткәрелә.

Яшь профессиональ артистлар татар һәм башкорт телләрендә халык, академик һәм эстрада җырларын башкара. Программада шулай ук балалар номинациясендә җиңүчеләр дә катнашачак.

“Идел” фестиваль-конкурсы яшь башкаручыларны туган телнең, үз халыкларының музыкаль мәдәниятен саклап калырга омтылуда берләштерде һәм Россия халыкларының күп гасырлык дуслыгын символлаштыра. Чара, гадәттәгечә, исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә үткәрелә.

Концертта Сәидә Мөхәммәтҗанова, Рафис Сирусин, Зилия Бәхтиева, Алмас Хөсәенов, Миләүшә Миңнушина, Илдар Сафин, Рамилә Җамалова, Диана Карпова, Разил Шәрәпов, Нурзия Сабитова, Амелия Феофанова, Динә Шәрипова, Айбулат Гыйлаҗетдинов, Руслан Габбасов, Руслан Закиров, Нахидә Әхмәрдиева һ. б. чыгыш ясаячак.

Чара 25 апрельдә 18: 30 сәгатьтә уза.

Татар конгрессы

 

 

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев