Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда Фукс бакчасын төзекләндерү проекты эшләнде

Тарихи скверда дару үләннәре утыртылачак, XIX гасыр стилистикасында җиһазлар урнаштырылачак һәм романтик утлар куелачак.

Шәһәрне үстерү институты тарихи Фукс бакчасын төзекләндерү концепциясен эшләүне тәмамлады. Казан университетының элеккеге ректоры һәм атказанган профессоры, табиб, ботаник, тарихчы, этнограф һәм филантроп хөрмәтенә аталган скверны җәй уртасында яңартырга планлаштыралар. Концепция өстәмә яшелләндерүне, архив материаллары буенча бакчаның югалган тарихи элементларын торгызуны, гомеренең шактый өлешен Казанга һәм шәһәрлеләргә багышлаган искиткеч галим турында халыкка җиткерүне күздә тота.

«Быел без Фукс бакчасын яңарта башлаячакбыз. Бу, кечкенә булса да, һәр яктан мәгънәле булган сквер. Беренчедән, ул безнең күренекле якташыбыз Карл Федорович Фукс һәм аның күпьяклы эшчәнлеге турында сөйли. Икенчедән, сквер территориясеннән Казансуның уң ярына искиткеч манзара ачыла. Булачак балалар паркы белән бергә Фукс бакчасы комплекслы бәйләнеш, яр буеннан урам экстрим-паркына кадәр бердәм яшел каркас булдырачак. Әмма, балалар паркыннан аермалы буларак, Фукс скверы тыныч ял итү һәм йөрү урыны булыр дип көтелә», – дип җиткерде Казан мэры Илсур Метшин.

Казанның иң борынгы скверларының берсе Казансуның сул ярындагы текә тау битендә (бу урынның тарихи исеме – Кәҗә калкулыгы) Казан шәһәр Думасы инициативасы белән 1896 елда, галимнең үлеменнән соң 50 ел үткәч ясалган. 1996 елда, Фуксның тууына 220 ел тулу уңаеннан, скверда аңа бронза һәйкәл куелган (скульпторлары – Андрей Балашов һәм Игорь Козлов).

Бүген Фукс бакчасы периметры буенча Малая Красная, Адамюк, Жуковский һәм Подлужная урамнары белән чикләнә. Ул ТР Милли китапханәсе һәм композитор Нәҗип Җиһановның мемориаль музей-фатиры янында урнашкан.

 

 

Бакчаның 10,7 мең кв.м мәйданлы тарихи структурасы һәм җәяүлеләр маршрутлары юнәлешләре өлешчә бүгенге көнгә кадәр сакланган. Үзәк мәйданны төзекләндерү концепциясенә ярашлы рәвештә, әйләнә-тирәнең беренчел формасын кайтарырга планлаштырыла. Фукс һәйкәле белән мәйдан, яшел болыннар, өстәлләр һәм урындыклар белән зона, урын һәм аның герое тарихы турында сөйләүче тарихи стендлар бакчаның төп функциональ зоналары булачак.

Барлык булган яшеллекләр дә сакланачак, дип сөйләде Шәһәрне үстерү институтының шәһәр экологик каркасын эшләү бүлеге башлыгы Рүзәл Фәрхуллин. Шул ук вакытта бакчада өстәмә рәвештә чәнечкеле чыршы, миләш, сирень, бакча ясмине, миләш яфраклы куак, кабар агачы, кизил куагы һәм дару-хуш исле үләннәр һәм чәчәкләр утыртылачак.

Моннан тыш, керү зоналары торгызылачак, тау битендәге баскыч киңрәккә алыштырылачак һәм пандус белән тулыландырылачак. Яктырту элементлары конфигурациясе яңадан каралачак. Югары сәнгати чуен коюдан гыйбарәт булган яктырту терәкләрен, беседканы һәм бакча исеме белән керү төркемен романтик рәвештә яктырту планлаштырыла. Бакчада шулай ук XIX гасырның беренче яртысы стилистикасында чуеннан эскәмияләр һәм башка бакча җиһазлары (өстәл, урындыклар, вазоннар, урам китапханәсе өчен шкафлар) барлыкка киләчәк.

Исегезгә төшерәбез, алман Карл Фукс Россиягә 1800 елда 24 яшендә күченә. 1805 елдан Казан Император университетында табигый тарих һәм ботаника укыта башлый. Студентлар аны бик яратып кабул итә, Фукс алар өчен даими рәвештә үсемлекләр һәм бөҗәкләр җыю белән төрле сәфәрләр оештыра. Соңрак, университет клиникасын җитәкләгәч, анатомия, физиология һәм суд медицинасы буенча лекцияләр укый.

Казан университеты каршында Фукс ботаника бакчасы булдыра, ә Кабан күле янында сатып алган җир участогында зуррак Казан зооботаника бакчасына нигез салына.

1812 елдан Фукс табиблык практикасын ача һәм казанлыларны дару үләннәре белән дәвалый, чөнки аның күп кенә пациентлары даруханә медикаментларына ышанмый. Шул ук вакытта ярлылардан ярдәм өчен акчаны «табиб Фукс» (халык арасында аны шулай атап йөрткәннәр) принципиаль рәвештә алмаган, ә бай пациентлардан алган түләүне ярлыларга тараткан.

Буш вакытларында Карл Фукс Идел буе халыкларын, шул исәптән Казан татарларының хәзерге көнкүрешен һәм риваятьләрен өйрәнә, үзенең тикшеренү нәтиҗәләренә ике монография багышлый: «Казан шәһәренең кыскача тарихы» һәм «Статистик һәм этнографик мөнәсәбәтләрдә Казан татарлары».

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев