Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда эшсезлек дәрәҗәсе 1,5 тапкырга кимегән

Шәһәрдә бер эшсез кешегә биш вакансия туры килә.

Казанда эшсезлек дәрәҗәсе 2023 ел башына тарихи минимумга җитте һәм эшче көчләр саныннан 0,49% тәшкил итте. Бу узган ел күрсәткеченнән 1,5 тапкыр түбән. Бүген мәшгульлек үзәкләрендә бер эшсез кешегә биш вакансия туры килә.

Шул ук вакытта ел нәтиҗәләре буенча эшче көчләр саны күрсәткече 2 мең 100 кешегә арткан һәм 643 мең 300 кешегә җиткән.

Узган ел шәһәрнең мәшгульлек үзәкләренә 17 мең 680 кеше мөрәҗәгать иткән, бу 2021 ел белән чагыштырганда 8,7 меңгә кимрәк (26 мең 352 кеше). Шуларның күпчелеге (66%) – 30-54 яшьлекләр, тагын 28% ы – 14-29 яшьлекләр, 7% ы – 55 яшьтән өлкәнрәкләр. Эш эзләгәндә хатын-кызлар ир-атларга караганда ешрак мөрәҗәгать иткән (66%, яки 10 мең 961 кеше).

Мөрәҗәгать итүчеләрнең күпчелеге – 60% ы – эшкә урнаштырылган. Эш эзләүчеләр еш кына транспорт, сәүдә, җитештерү, сәламәтлек саклау һәм төзелеш өлкәләрендә эш тапканнар. 3 меңнән артык кеше эшкә урнаштырылмаган, бу 2021 ел белән чагыштырганда 1,5 тапкыр кимрәк.

Икътисади санкцияләр кертү Казанның хезмәт базарына да йогынты ясады. Әйтик, туризм һәм кунакханә бизнесы (-55,4%), төзелеш (-51%), транспорт һәм логистика (-23,7%), сәламәтлек саклау (-6,3%) һәм сәүдә (-4,5%) өлкәләрендә тәкъдимнәр азрак теркәлгән. Шул ук вакытта кайбер тармакларда эш бирүчеләр аеруча актив булды, вакансияләр үсеше сәнәгатьтә күзәтелгән (+15,2%), аерым алганда, оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләрендә, IT-өлкәдә (+9,4%), фән һәм техника өлкәсендә (+1,8%), мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә (+3,8%). Бу тармакларга ихтыяҗ быел да дәвам итәчәк.

Предприятиеләргә ярдәм итү буенча федераль чаралар шәһәрнең хезмәт базарына уңай йогынты ясады. Эш бирүчеләргә 52 млн сумлык субсидия бирелде, шул исәптән меңнән артык хезмәткәргә өлешчә түләүгә (41 млн сум), шулай ук 392 эшсез гражданны эшкә урнаштырган өчен (11 млн сум). Быел ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәкләр, ә мәшгульлек хезмәте эш бирүчеләрдән гаризалар кабул итәргә әзер.

Моннан тыш, 118 хезмәткәр өчен 1,5 млн сум бүлеп бирелгән.

«Демография» илкүләм проекты кысаларында 4 меңнән артык кеше яңадан укытылды, мәшгульлекне тәэмин итү 90% тәшкил итте.

IT-өлкә (мәгълүматлар аналитигы, программалаштыру телләре, график дизайн), маркетплейслар, SMM-менеджмент, интернет-маркетинг, бизнес-планлаштыру һәм эшмәкәрлек, педагогика һәм мәктәпкәчә белем бирү, кадрлар белән идарә итү, психология укытуның кирәкле юнәлешләре булды.

Узган ел мәшгульлек хезмәтенә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 870 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 701 е эшкә алынган (80,6%).

Эш бирүчеләргә инвалидларга хезмәт хакын түләү чыгымнарын өлешчә компенсацияләү, шулай ук квота кысаларында алар өчен махсус эш урыннары булдыру чыгымнарын каплау тәкъдим ителә.

Квота күләме бер даими эш урыны өчен 73,6 мең сум тәшкил итә. 2022 елда 140 кеше методист, сәркатип, администратор, укытучы, дефектолог, кече тәрбияче кебек белгечлекләр буенча эшкә урнашкан.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев