Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Республикада

Казанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру экваторга җитте

Илсур Метшин Ленинград урамындагы бер ишегалдында ремонт эшләре барышын карады.

Казанда «Безнең ишегалды» программасы буенча быел яңартылачак 466 йортның 119 ы территориясендә төзекләндерү эшләре тәмамланган. Башкарылган эшләр күләмнәрен исәпкә алып, бу ел программасы экваторга җитте диярлек. Бүген Казан Мэры Илсур Метшин Авиатөзелеш районының Ленинград урамы буенча урнашкан йорт яны территориясен төзекләндерү барышын карап кайтты. Ике атнадан соң биредә төзекләндерү эшләре төгәлләнәчәк һәм 32, 32а, 34 һәм 34а номерлы йортларда яшәүче 700 гә якын кеше яхшыруны сизәчәк.

«Казандагы ишегаллары бер-берсенә охшаган булуга карамастан, кабатланган проектлар юк»

Мәйданы 15,2 мең кв.м булган ишегалды 1961-1971 елларда формалашкан. Якын-тирәдә социаль объектлар урнашкан, моннан тыш, йортларда яшәүчеләр һәм янәшәдә урнашкан оешмаларда эшләүчеләр шәхси һәм эш транспортыннан актив файдалана. Программаның архитекторы Алмаз Дәминов Мэрга ишегалды төзекләндерү проекты буенча фикер алышканда халык парковка урыннары санын арттыруны, шулай ук йорт яны территориясен юл йөрү өлешеннән яшел үсентеләр белән аеруны сорады, дип сөйләде. «Без барлык халыкның фикерен ишетергә тырыштык, һәм парковка кесәләре санын 18 дән 39 га кадәр арттырдык», – дип хәбәр итте архитектор. «Программа ярдәмендә без ишегалдын куркынычсыз һәм заманча итәчәкбез», - дип өстәде ул.

 

 

Эшчеләр инде бик күп көч таләп итә торган этапларның берсен – ишегалды территориясен зонага бүлүне төгәлләгән, шуннан соң юлларны вак таш белән каплаган, якын көннәрдә асфальт җәю башланачак. Ишегалдын җиһазландыру эшләре дә параллель рәвештә алып барыла: эшчеләр яктырту баганаларын алыштырганнар һәм кече архитектура формаларын этаплап урнаштыралар.

Эш планы буенча ишегалдында төрле яшьтәге балалар өчен берничә спорт һәм күңел ачу мәйданчыгы, тыныч ял өчен зона һәм боҗралы юллар булачак, анда балалар велосипедларда, роликларда һәм самокатларда йөри алачак. Илсур Метшин проект архитекторыннан халыктан тагын нинди теләкләр булуы һәм алар төзекләндерү вакытында исәпкә алыну-алынмавы белән кызыксынды. А.Дәминов, халык, беренче катларда урнашкан фатир хуҗаларына уңайлы булсын өчен, эскәмияләрне подъезд янына түгел, ә тыныч ял зонасына куюны сорады, дип сөйләде.

«Казандагы ишегаллары бер-берсенә охшаган булуга карамастан, кабатланган проектлар юк. Берәүләр эскәмияләрне подъезд янына урнаштурыны сорый, ә икенчеләре – ишегалды территориясендә. Аларны ишетү һәм килеп туган мәсьәләләрне диалогта хәл итү мөһим», - дип ассызыклады шәһәр Мэры.

Илсур Метшин территорияне карап чыкты һәм йортларда яшәүчеләр белән аларның ишегалдын төзекләндерү турындагы фикерләрен белү өчен аралашты. «Эшләр яхшы темпта бара, эшчеләр барысын да тиз һәм сыйфатлы эшлиләр. Ишегалдыбыз да матурайды. Проект архитекторлары безнең барлык теләкләребезне дә исәпкә алды», - дип сөйләде шәһәр башлыгына Ленинград урамындагы йортларның берсендә яшәүче Зөлфия Газизова.

«Безнең ишегалды» президент программасы кысаларында быел Казанда 466 йорт территориясе төзекләндереләчәк. Узган ике ел эчендә Казанда 1,5 млн кв.м асфальт-бетон өслекле 890 йорт ишегалды төзекләндерелгән. Яхшырту 200 мең кешегә кагылган. «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга быел Казанга өстәмә рәвештә 500 млн сум акча бүленәчәк.

Ленинград урамындагы 34 нче номерлы йортта ремонт эшләре 49% ка үтәлгән

Ишегалдын комплекслы төзекләндерү белән беррәттән 1967 елда төзелгән Ленинград урамындагы 34а номерлы биш катлы йортка капиталь ремонт ясала, анда 250 гә якын кеше яши. Хәзер подрядчы оешма хезмәткәрләре йортның фасадын һәм инженерлык системаларын яңарталар, аларга төтен юлларын һәм подъездларны да ремонтларга кирәк булачак. Бүгенгә йортны төзекләндерү 49% ка үтәлгән.

 

 

Казан Мэры әлеге йортта яшәүче Любовь Горюхалованың фатирына кагылып чыкты. Ул шәһәр башлыгына биредә 55 ел яшәгәнен, йортны файдалануга тапшырганнан бирле бер тапкыр да капиталь ремонт үткәрелмәгәнлеген сөйләде. Күптән түгел аның фатирында канализация системасын алыштырганнар. «Барысын да тиз һәм бердәм эшләделәр – бер көн эчендә: иртән килделәр, ә кичен инде канализацияне тоташтырып эшне бетереп киттеләр. Уңайсызлыклар юк диярлек, суны бер генә тапкыр өзеп тордылар», – дип билгеләп үтте ул.

«Без сезнең йортыгызны төзекләндереп кенә калмыйбыз, комплекстагы тормыш шартларын яхшырту өчен ишегалдын да төзекләндерәчәкбез», - диде Мэр.

2003 елда йортның түбәсен алыштырганнар, ләкин кайбер урыннарда түбәдән су үтә башлаган. Әмма түбәне ремонтлау капиталь ремонт программасына кертелмәгән. Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары башлыгы Фәнис Нурмөхәммәтов йортта яшәүчеләр белән аралашканда түбә яңартылачак, дип вәгъдә итте, хәзер бу мәсьәлә хәл ителә.

2022 елда капиталь ремонт программасы 161 Казан йортына кагылачак, бүгенгә эшләр 29% ка үтәлгән.

Мэр белән бергә ишегалдындагы һәм йорттагы эшләр барышын Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасарлары Игорь Куляжев һәм Искәндәр Гыйниятуллин тикшерде.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев