Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда бакчачылык ширкәтләренә кадәр автобусларны апрель урталарында җибәрергә планлаштыралар

Бакчачыларның теләкләрен исәпкә алып, маршрутларга һәм хәрәкәт башлану вакытына төзәтмәләр кертелергә мөмкин.

Быел Казан халкы үтенече белән сезонлы бакчачылык маршрутларын гадәттәгедән иртәрәк – апрель урталарында җибәрергә планлаштыралар. Бакчачылар теләкләрен исәпкә алып, маршрутларга һәм хәрәкәт башлану вакытына төзәтмәләр кертелергә мөмкин.

Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә интернет-кабул итү бүлмәсенә шәһәрлеләрдән җәмәгать транспортын бакча ширкәтләренә алданрак җибәрү үтенече белән күп мөрәҗәгатьләр килүен билгеләп үтте. Шуңа бәйле рәвештә, пассажирлар ташуны 1 нче майдан түгел, ә апрель уртасыннан ачарга карар кылынды. «Бакчачыларның теләген исәпкә алып, без маршрутларны һәм автобуслар хәрәкәтенең башлану вакытын үзгәртәчәкбез», – дип ассызыклады Илсур Метшин.

Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров искә төшергәнчә, Казанда алты сезонлы маршрутта 11-12 берәмлек транспорт эшли. «Без һәр маршрутны өйрәнәчәкбез, кирәк булса, аны алданрак ачачакбыз», – дип билгеләп үтте Илдар Шакиров.

 

Алинә Бережная

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев