Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда «Аулак өй - баттл» Республикакүләм проектының ярымфиналы була

23 июльдә Болгарда «Ага Базар» фестивалендә «Аулак өй - баттл» Республикакүләм финал ярышлары була. 20 июлендә Татарстан язучылар берлегенең Тукай клубында ярымфинал була. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

«Аулак өй - баттл» проекты Бөтендөнья татар конгрессы, ТРның Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР язучылар берлеге, «Татмедиа» ярдәмендә оештырыла.

20 июль көнне узачак ярымфиналда финалга чыккан барлык командалар да катнаша. Татарстанның Апас, Азнакай, Арча, Буа, Зәй, Кайбыч, Кукмара, Лениногорск, Мамадыш, Мөслим, Тәтеш, Тукай (Яр Чаллы шәһәре), Чүпрәле, Яңа Чишмә районнарының, Киров өлкәсе – Малмыж, Чувашия Республикасы Батыр һәм Комсомол районнары финалистлары үзара көч сынашачак.

Әлеге чараны « Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы» уңаеннан югары уку йортларында, ТР районнары мәктәпләрендә һәм Республикабызның төрле районнарында эшләп килүче иҗат берләшмәләрендә, иҗтимагый үзәкләрдә узды һәм проект Республикакүләм дәрәҗәгә күтәрелде.

Проектның төп максаты – укучы балаларны, яшь буынны татар халкының гореф-гадәтләре, милли йолалары, татар халык уеннары белән таныштыру, актив иҗат иткән төрле буын каләм ияләре хакында мәгълүмат бирү, иҗатка омтылышы булган балаларны барлау, алар өчен иҗат лабораториясе булдырып, остаз каләм ияләреннән иҗатларына бәя алу.

Программа

  • Иртәнге 9.00 сәгатьтә ярышта катнашачак командаларны теркәү башлана.
  • 10.00 сәгатьтә «Аулак өй - баттл»ның ярымфинал ярышларын ачу тантанасы.
  • 10.10 сәгатьтә җирәбә салу.
  • 10.20 -10.30 сәгатьтә беренче уенчылар сәхнәгә урнаша һәм жюри составы белән танышу була.
  • 10.30-11.15 сәгатьтә ярымфиналның беренче ярышы башлана.
  • 11.20-12.25 – икенче «Аулак өй - баттл»;
  • 12.30-13.15 – өченче «Аулак өй - баттл»;
  • 13.15-13.45 – тәнәфес;
  • 13.50—14.35 – дүрченче «Аулак өй - баттл»;
  • 14.40-15.25 – бишенче «Аулак өй - баттл»;
  • 15.30-16.00 – ярымфинал ярышларына гомуми нәтиҗә ясала.
  • 16.00 – 23 июльдә Болгарда »Ага Базар» фестивалендә узачак «Аулак өй - баттл» Республикакүләм финал ярышларында чыгыш ясау программасы игълан ителә.

Адрес: Казан шәһәре, Мөштәри урамы, 14 йорт, Татарстан язучылар берлегенң Тукай клубы

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев