Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда 23 нче апрельдән электр самокатларын прокатка бирү сезоны башлана

Аз мобильле транспорт өчен парковка урыннары 4 тапкыр күбрәк бирелгән, әмма прокат компанияләре куркынычсызлык таләпләрен үтәргә тиеш.

Казанда иртәгә, 23 нче апрельдә, электр самокатоларын прокатка бирү сезоны башлана. Быел прокатка бирү нокталары саны артты – гомуми схема 500 парковка урынын үз эченә алачак. Аларның урнашу схемасы шәһәр Башкарма комитеты карары белән расланды.

Транспорт комитетында аңлатуларынча, электр самокатларын урнаштыру схемасын Казанның архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенең транспорт планлаштыру бюросы эшләгән. Узган ел электр транспортын кую өчен 122 локация оештырылган, быел урыннар саны 4 тапкырга артачак.

Исегезгә төшерәбез, узган ел Казан Мэры Илсур Метшин йөкләмәсе буенча шәһәрдә электр самокатларын прокатка бирү буенча хезмәт күрсәтүче компанияләрнең эшчәнлеген регламентлаштыручы кагыйдәләр исемлеген расладылар. Транспорт комитеты һәм Дәүләт автоинспекциясе атна саен самокатлар куюның санкцияләнмәгән урыннарын ачыклау буенча рейдлар үткәрде.

Прокат сезоны башланыр алдыннан Транспорт комитеты һәм прокат хезмәтен күрсәтүче Whoosh компаниясе, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе белән килештереп, шәһәрдә сервис эше турындагы килешүне имзаладылар.

Аның нигезендә, самокатоларның максималь тизлеге 20 км/сәгатьтән артмаска тиеш. Шул ук вакытта Казанның урам-юл челтәренең 45 участогында (алар буенча самокатта хәрәкәт тизлеге 15 км/сәгатьтән артмаска тиеш) һәм тротуарлар буенча (машиналар йөрү өлешеннән, велосипед һәм велосипед-җәяүлеләр юлларыннан тыш) урам-юл челтәренең 440 участогында (алар буенча 10 км/сәгатькә кадәр тизлек белән хәрәкәт итәргә мөмкин) хәрәкәт иткәндә өстәмә чикләүләр билгеләнде. Моннан тыш, самокатларда автомобиль юлларының юл өлеше буйлап Казанның 39 урам-юл челтәре участогында йөрергә ярамый. Шулай ук бу транспортта юлны, шул исәптән җәяүлеләр кичү юлын аркылы чыгарга ярамый.

Шундый ук килешүләрне прокат хезмәте күрсәтә торган башка компанияләр белән дә имзалау планлаштырыла.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев