Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда 2021 елда 293 күп фатирлы йортта капиталь ремонт узды

59 йортта 170 лифт алмаштырылган.

Казанда быел 2020-2022 елларга исәпләнгән өч еллык капиталь ремонт программасы кысаларында 293 күпфатирлы йортка ремонт ясалды. Быелгы программа кысаларында 144 түбә, 103 фасад ремонтланган, 122 йортта җылылык белән тәэмин итү челтәрен алыштырганнар. 59 йортта 170 лифт алыштырылган. Хәзерге вакытта кабул итү комиссияләре 266 йорт буенча үткәрелде.

2021 елда йортларны капиталь ремонтлау программасында катнашуга аукцион нәтиҗәләре буенча өч подрядчы оешма кертелгән: «Казанстройконсорциум» ҖЧҖ, «РСС-инжиниринг» ҖЧҖ, «Лифт-Строй Компания»ҖЧҖ. Алар 50 субподряд оешмасын эшкә җәлеп иткән.

Моннан тыш, шәһәрнең идарәче компанияләре 52 йортның түбәсен, 169 йортта фасадларны, ә 48 йортта җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен ремонтладылар.

Исегезгә төшерәбез, Казанда 2020-2022 елларга капиталь ремонт программасы кысаларында 7 млрд сумнан артык суммага 740 күпфатирлы йортка ремонт ясау планлаштырыла. 2022 елда капремонтны 171 йортта үткәрәчәкләр. Программа гамәлдә булган вакыт эчендә шәһәрдә 3493 йорт капиталь ремонтланган.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев