Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда 115 чакрым юл төзекләндерелде

Узган ел Вознесение тракты һәм Горький шоссесының дублер-юлы төзелеше башланды.

Казанда 11 ел эчендә, 2011 елдан башлап, 18 млн 101 мең кв. м юл өслеге төзекләндерелгән. Узган елда гына да Татарстан башкаласында гомуми мәйданы 1 млн 300 мең кв.м. булган юллар яңартылды. Бу хакта Казан Мэры Илсур Метшинга узган ел нәтиҗәләре буенча еллык хисап барышында Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Сәләхетдинов хәбәр итте. Хисапта Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжевта катнашты.

 

 Узган елда барлыгы 115 чакрым озынлыктагы 167 шәһәр һәм поселок юллары төзекләндерелде, шул исәптән «Куркынычсыз сыйфатлы юллар» милли проекты буенча 11 юл участогы яңартылды (Р.Гәрәев, М.Чуйков, Магистраль һәм башкалар урамнар буенча).

Ел саен үткәрелә торган төзекләндерү эшләре белән бергә шәһәр юл инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре дә хәл ителә. 2021 елда автомобиль юлларының өч яңа участогы төзелде. Алар арасында Зур Казан боҗрасының Борисково урамыннан Техника урамына кадәр, Техника урамыннан Магистраль урамына кадәрге Тихорецк урамы участоклары һәм Оренбург трактындагы борылмалы юл бар.

Узган елда шулай ук масштаблы проектка – Гвардия урамыннан Җиңү проспектына кадәр 4 км озынлыктагы урында Вознесение трактының беренче этабы төзелешенә керештеләр. Вознесение трактының беренче участогын төзү узган елның җәендә башланды. Проект буенча бу Гвардия урамыннан Җиңү проспектына кадәр 4 км озынлыктагы юл һәм һәр якка 13-17 метр киңлектәге юл булачак. Проект тарафыннан велоюллар, яңгыр сулары канализациясе булдыру каралган, ә тротуарларның киңлеге 2,2-4,5 м тәшкил итәчәк. Әзерлек эшләре барышында төзүчеләр Җиңү проспектында 1,2 км озынлыктагы һәм Гвардия урамындагы 890 м озынлыктагы әйләнгеч юллар салдылар, алар буенча хәзер транспорт хәрәкәте оештырыла.

Доклад барышында комитет рәисе Мэрга киләсе елга планнар турында сөйләде. Алар арасында «Куркынычсыз сыйфатлы юллар» программасын гамәлгә ашыруны дәвам итү, урам-юл челтәрен төзекләндерү, Мехчылар урамында Зур Казан боҗрасы участогын, Осиново урамын төзү һәм реконструкцияләү, шулай ук «Безнең ишегалды» проектын гамәлгә ашыруны дәвам итү бар.

 

Дмитрий Никитин

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев