Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казан югары уку йортларына узган елга караганда 3 меңгә күбрәк бюджет урыны бүлеп бирелгән

Бюджет урыннарының күбесе инженер-техник әзерлек һәм педагогика юнәлешләренә бүленгән.

2022-2023 уку елына Казан югары уку йортларына 20 меңнән артык бюджет урыны бүлеп бирелгән, бу узган ел белән чагыштырганда 3 меңгә күбрәк. Тагын 217 бюджет урынын дәүләткә карамаган югары уку йортлары, шул исәптән В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты, «ТИСБИ» идарә университеты һәм Иннополис Университеты алды. Бюджет урыннарының күбесе инженер-техник әзерлек һәм педагогика юнәлешләренә бүленгән. 

Гадәттәгечә, бюджет урыннары саны буенча Казан федераль университеты (5616), Казан милли тикшеренү технология университеты (4028), Казан милли тикшеренү техник университеты (2397) һәм Казан дәүләт энергетика университеты (1514) алда бара. 

Быел КНИТУ-КХТИда ике диплом программасы барлыкка килде. «Полимерларны эшкәртү һәм технологияләре» юнәлеше буенча белем алучы студентлар, беренче ике курсны уңышлы тәмамлап, гариза бирә һәм өченче һәм дүртенче курсларда укуларын Кытайда дәвам итә алалар. Уку тәмамланганнан соң студентлар ике диплом алачак: Россия һәм Кытай. 

Һөнәри белем бирү оешмаларына 2022-2023 уку елына 16 мең 394 бюджет урыны бүлеп бирелгән, бу 2021 ел белән чагыштырганда 2,7% ка күбрәк. Бюджет урыннарының иң күп саны түбәндәге юнәлешләр буенча планлаштырылган: машина төзелеше (1860), сервис һәм туризм (1550), төзелеш техникасы һәм технологияләре (1365), сәламәтлек саклау (1322). 

«Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында «Яшь профессионаллар» проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә агымдагы елда Обыденнов исемендәге Казан автотранспорт техникумы базасында һәм Казан радиомеханика көллиятендә мастерскойлар барлыкка киләчәк. Биналарны ремонтлау һәм заманча укыту-лаборатор һәм җитештерү җиһазлары белән тәэмин итү планлаштырылган, бу исә практиканы көчәйтергә мөмкинлек бирәчәк. Студентлар яңа мастерскойларда берничә юнәлеш буенча белем ала ала: «Транспортка хезмәт күрсәтү һәм логистика», «Сәнәгать һәм инженер технологияләре», «Мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләр» һәм «Социаль өлкә». 

Исегезгә төшерәбез, быел Казан мәктәпләрен 18 мең яшь казанлы тәмамлады, шуларның 11 мең 800 е тугызынчы сыйныфны һәм 6017 се унберенче сыйныфны тәмамлаучылар.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев