Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казан укучыларының әти-әниләре рус теленнән БДИ тапшыра алачак

Акция шәһәрнең дүрт мәйданчыгында узачак.

Татарстан башкаласы «Бергә тапшырабыз. Ата-аналар өчен БДИ тапшыру көне» акциясенә кушылачак. Ул бүген старт алачак һәм 29 нчы мартка кадәр дәвам итәчәк. Теләге булганнар шәхси тәҗрибәләрендә имтихан кагыйдәләре, процедурасы һәм биремнәре белән таныша алачак.

Ата-аналар өчен рус теленнән БДИ дүрт мәйданчыкта узачак. Бүген имтиханны 153 нче мәктәптә, 21 нче мартта – 27 нче гимназиядә, 28 нче мартта – 72 нче мәктәптә, 29 нчы мартта 49 нчы мәктәптә оештыралар, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе. 

Катнашучылар өчен кыскача җавап белән 7 бирем һәм мини-инша әзерләнгән. Имтихан тапшыру өчен 1 сәгать каралган. Акциягә кушылу өчен, ул узачак мәктәпләргә яки район Мәгариф идарәсе бүлекләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

KZN.RU

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев