Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казан традицион ярминкәгә чакыра

26 сентябрьдә Казанда традицион Республика авыл хуҗалыгы һәм халык иҗаты эшләнмәләре ярминкәсе узачак. Чарада Татарстанның мәгариф оешмалары да катнашачак, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.

“Башка еллардагы кебек үк быел да һәр муниципаль район көллият, техникумнары, мәктәп һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре белән бергә үз мәйданчыкларын тәкъдим итәчәк”, - диелә хәбәрдә. 

Ярминкәдә шәһәрлеләргә кулай бәядән камыр ризыклары, бал, җиләк-җимеш, яшелчә, сөт ризыклары, бөртекле культура, йомырка, шулай ук агачтан, металлдан эшләнмәләр, тегү һәм декоратив-кул эшләнмәләре тәкъдим ителәчәк. 

Моннан тыш, ярминкәдә яшь төзүче, агач остасы, тимерче ясаган эшләрне сатып алу, районнар әзерләгән иҗади чыгышларны күрү мөмкинлеге булачак. 

Чарада берничә номинация буенча конкурс да узачак. Мәсәлән, “Иң матур бизәлгән ярминкә урыны”, “Ярминкәнең мәдәни программасында иң актив катнашучы”, “Тәкъдим ителгән продукциянең иң яхшы ассортименты”, “Продукция сатуда иҗади яктан якын килү”, “Ярминкә урынын югары дәрәҗәдә оештырганы өчен”.

 

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X