Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казан россиялеләрнең яраткан шәһәрләре исемлегенә керде

Сораштырылган россиялеләрнең 2 проценты Казанга гашыйк булуларын әйткән. Хатын-кызлар һәм ир-атлар бу шәһәрне бертигез ярата. SuperJob.ru үткәргән яңа сораштыру мәгълүматлары шул хакта сөйли.

«Туган илдә россиялеләрнең яраткан урыннары рейтингында беренче урынны Санкт-Петербург һәм Мәскәү бүлешә. Респондентларның тагын 8 проценты Краснодар краена, аерым алганда, Сочига гашыйк. Катнашучыларның дүртешәр проценты Кырым һәм Ерак Көнчыгышны атаган. Респондентларның 3 проценты өчен Мәскәү өлкәсе Россиядә яраткан урын булып тора», - диелә сораштыру хәбәрендә.

Икешәр процент тавышны Алтай, Байкал, Башкортстан, Дагыстан, Калининград, Красноярск крае, Казан һәм Түбән Новгород өлкәсе җыйган. Сораштырылучыларның 4 процентының гына Россиядә яраткан урыны юк.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев