Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казан Мэры Идел буе районындагы йортка һәм ишегалдына ясалган капиталь ремонтны бәяләде

Зорге урамындагы 121-нче номерлы йортта яшәүчеләр өчен QR-кодлар урнаштырылган, алар ярдәмендә идарәче компаниягә мөрәҗәгатьләрне оператив рәвештә калдырырга мөмкин.

Капиталь ремонт тәмамланганнан соң, Рихард Зорге урамындагы 121-нче номерлы йортта яшәүчеләр ремонтланган подъездлы һәм төзекләндерелгән ишегалдылы булды. Башкарылган эшләрнең нәтиҗәләре белән танышырга һәм анда яшәүчеләр белән аралашырга бүген Казан Мэры Илсур Метшин килде. «Бу болай матурланган бердәнбер йорт түгел. Быел без Казандагы 295 йортны яңартабыз. 10 ел эчендә бу программа кысаларында без 3200 йортка ремонт ясадык, ә бу 50%-тан артыграк», – дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.

Башта бары тик 1986 елда төзелгән тугыз катлы йортка гына капиталь ремонт ясау планлаштырылган иде. Биредә түбә, фасад, подъезд һәм подвал, инженерлык коммуникацияләре яңартылды. Моннан тыш, подъездларда ватылмый торган пыяладан, вандаллардан саклый торган заманча почта ящиклары урнаштырылган. Идарәче компания хезмәткәрләре сүзләренчә, аларны эчендә нәрсә барлыгы күренеп торсын өчен махсус үтә күренмәле итеп эшләгәннәр. «Яхшы ремонт килеп чыкты, керү өлешләре бик яхшы, фасад өчен күңелгә ята торган төсмерләр сайланган. Хәзер иң мөһиме, бу матурлыкны саклап тоту», – диде И.Метшин.

Әмма идарәче компания йорт яны территориясен дә игътибарсыз калдырмаска карар кылган, агымдагы ремонт акчалары хисабына төзекләндергән. «Безнең ишегалды» президент программасы буенча без, кызганычка каршы, үтмәдек, чөнки безнең юллар асфальтланган иде инде. Әмма халыкны сөендерергә теләдек – ишек алды монда, чыннан да, буш иде, шуңа күрә мондый чыгу юлы табылды», – дип сөйләде «РАН сервис» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Абдрашитов.

Ишегалдында заманча балалар җиһазлары, яхшыртылган контейнер мәйданчыклары һәм уңайлы эскәмияләр пәйда булган. Моннан тыш, киләсе сезонга биредә футбол кыры булдыруны да планлаштыралар. Өлкәнрәк балаларга уйнарга урын булсын өчен аны халык үзе сораган. Әлегә булачак спорт зонасы участогын комлы өслек буенча аерырга мөмкин, ә тиздән анда капкалар урнаштырылачак һәм койма белән әйләндереп алыначак. Казан Мэры, үз чиратында, футбол кырына бирелгән территорияне мөмкин булганча киңәйтергә тәкъдим итте.

Территорияне яшелләндерү мәсьәләсе шулай ук йортта яшәүчеләр белән бергә хәл ителде. «Алар агачларны үзләре сайлады һәм хәзер үсемлекләрне тәрбиялиләр, – дип сөйләде Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Марат Закиров. – Һәр агачка аның өчен җаваплы конкрет кеше беркетелгән».

 

Ишегалдында заманча балалар җиһазлары, яхшыртылган контейнер мәйданчыклары һәм уңайлы эскәмияләр пәйда булган. Моннан тыш, киләсе сезонга биредә футбол кыры булдыруны да планлаштыралар. Өлкәнрәк балаларга уйнарга урын булсын өчен аны халык үзе сораган. Әлегә булачак спорт зонасы участогын комлы өслек буенча аерырга мөмкин, ә тиздән анда капкалар урнаштырылачак һәм койма белән әйләндереп алыначак. Казан Мэры, үз чиратында, футбол кырына бирелгән территорияне мөмкин булганча киңәйтергә тәкъдим итте.

Территорияне яшелләндерү мәсьәләсе шулай ук йортта яшәүчеләр белән бергә хәл ителде. «Алар агачларны үзләре сайлады һәм хәзер үсемлекләрне тәрбиялиләр, – дип сөйләде Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Марат Закиров. – Һәр агачка аның өчен җаваплы конкрет кеше беркетелгән».

 

 

Халык өчен ишегалды мәйданчыкларында һәм йортларның подъездларында барлыкка килгән QR-кодлар яңалык булды. Мондый кодны сканлап, шунда ук идарәче компаниянең мөрәҗәгатьләр кабул итү битенә күчәргә мөмкин. Шул рәвешле, халык кисәтү-тәкъдимнәрен бер басуда калдыра ала. Мондый система Идел буе районының берничә йортында кертелгән. «Халыкка хәтта берни дә йөкләтеп алырга кирәкми – кирәкле биткә күчү өчен камераны төбәү дә җитә. Монда шунда ук мөрәҗәгатьләр кабул ителә торган бит ачыла. Язма мөрәҗәгать калдырырга, аудиохәбәр яздырырга һәм фотографияләр беркетергә мөмкин. Инде бер минуттан мәгълүмат безгә килеп төшә», – дип аңлатты Р.Абдрашитов.

Әлегә сынау проекты Идел буе районының ике идарәче компания тарафыннан сынала. Махсус QR-кодлар 14 балалар мәйданчыгында һәм 5 йортның 22 подъездында урнаштырылган. «Киләчәктә әлеге проектны тарату планлаштырыла. Әлегә «Ачык Казан» белән эшне җайга салырга тырышабыз, алар үзара бәйләнгән булсын өчен. Ел ахырына эшләп бетерелгән версияне тәкъдим итәргә уйлыйбыз», – дип өстәде шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин.

«Бу чыннан да уңайлы: бала белән йөрергә чыктын ди, кодны сканлыйсын – һәм эш бетте, мөрәҗәгать инде урынында, беркая да язарга яки шалтыратырга кирәкми. Шул ук безнең өлкән буын, хөрмәтле пенсионерлар – кодны укыта да һәм, мәсәлән, күрү белән проблемалары булса, аудиохәбәр яздырып җибәрә ала. Җавап көтәсе генә кала», – дип билгеләде Мэр.

Яшәүчеләр сүзләре буенча, аларның күбесе биредә инде 30 елдан артык яши, капиталь төзекләндерү белән алар канәгать. Алар билгеләп үткәнчә, башкарылган эшләрдән соң фатирларда җылылык белән проблемалар бөтенләй беткән, һәм озаклап йөреп керер өчен урын барлыкка килгән. Моңа кадәр ишегалды бик буш һәм соры иде, хәзер вакытны уздыру күпкә күңеллерәк, дип уртаклаштылар яшәүчеләр. «Әйе, бөтенләй башка шәһәр кебек!» – дип килеште алар белән Мэр.

 

 

Шулай да кешеләрнең үтенечләре табылды: алар каен астында өстәмә эскәмияләр урнаштырырга тәкъдим иттеләр. Өлкән буын вәкилләренең үтенечен идарәче компания үтәргә вәгъдә итте.

«Бездә Казанда бүгенге көнгә капиталь ремонт программасы 95%-ка диярлек үтәлгән. 295 йортның 230-ы тулысынча әзер һәм тапшырылды. 11-ендә кайбер моментлар бар, аларны даими контрольдә тотабыз. Калган объектлар файдалануга тапшыру режимында» – дип җиткерде шәһәр башлыгына Искәндәр Гыйниятуллин. «Салкыннар башланды инде. Халык зыян күрмәсен өчен барысын да эшләргә өлгерергә кирәк. Бу 11 йортны көчәйтелгән контрольгә алырга һәм планлаштырылган барлык эшләрне ахырына кадәр җиткерергә кирәк», – дип нәтиҗә ясады И.Метшин.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елгы йортларны капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыруга 2,8 млрд сум бүлеп бирелгән. Эшләр комплексына 59 йортта 170 лифт алыштыру, 6 йортта һава торышына карап көйли торган 6 төен урнаштыру, 147 түбәне алыштыру, 106 йортта фасадларны ремонтлау, 123 йортта җылылык челтәрләрен ремонтлау, 4 йортта янгынга каршы саклау системасын алыштыру керә.

 

kzn.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев