Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казан марафонына 17 илдән 10 меңнән артык кеше теркәлгән

Катнашу өчен гаризаны 8 нче майга кадәр тапшырырга мөмкин.

Быел Казан марафонында 12 мең йөгерергә яратучы катнашыр дип көтелә. Бүгенге көндә оештыручылар инде 17 илдән 10 меңнән артык кешедән гаризалар кабул иткән. Алар арасында марафонда һәм ярыммарафонда Россия чемпионы Федор Шутов, йөгерү стартлары җиңүчесе һәм призеры Александра Морозова да бар. Бу елның марафонын оештыру үзенчәлекләре һәм яңалыклары турында аны оештыручылар «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләде.

 

Казан марафоны 14 нче һәм 15 нче майда узачак. Беренче көнне балалар стартлары, ползункиларда йөгерү һәм 3 км дистанциягә йөгерү булачак. Якшәмбе көнне, 15 нче майда, 42,2 км һәм ярыммарафон дистанциясенә – 21,1 км, шулай ук 10 км дистанциягә йөгерүләр узачак. Шул ук көнне терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган кешеләр өчен 42,2 км дистанциягә Россия чемпионаты узачак.

Стартларга 12 меңнән артык йөгерергә яратучылар чыгар дип көтелә, аларның 70% ы – Россиянең башка шәһәрләреннән һәм чит илләрдән килгән катнашучылар. Иң популяр дистанциягә – 21,1 км – 3 меңнән артык катнашучы, марафон дистанциясенә 2,7 мең тирәсе атлет теркәлгән. Шулай ук 3 километрга йөгерү дә популяр булып тора. «3 чакрымга дистанцияне уңышлы узган атлетларның нәтиҗәләре ГТО комплексының тапшырылган нормативы буларак исәпкә алыначак», - дип аңлатты ТР спорт министры урынбасары Илдар Садриев. Катнашучыларны теркәү проект сайтында 8 нче майга кадәр дәвам итәчәк. «Без һәр катнашучы үзенең шәхси рекордын куйсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышачакбыз», – дип билгеләп үтте И.Садриев.

Гадәттәгечә, Казан марафоны өчен рәсми сертификация узган матур трасса сайланган. Йөгерүчеләр Кремльне, «Казан» гаилә үзәген, Миллениум күперен, Кремль дамбасын һәм яр буен күрәчәкләр. Быел 10 км араны сайлаган спортчылар өчен трасса үзгәртелгән – алар Кремль яры буйлап йөгерәчәкләр. Моңа кадәр трассаның әлеге участогы бары тик спортчыларга марафон дистанциясендә генә бирелә иде.

Моннан тыш, быел терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган спортчыларның 42,2 км дистанциягә йөгерүе рәсми статус алды. Хәзер ярышлар Россия чемпионаты статусына ия. «15 ләп спортчы катнашачак, алар арасында әлеге категориядә ил чемпионын сайлап алачаклар», – дип билгеләп үтте Timerman спорт чаралары сериясе директоры Вадим Янгиров.

Оештыручылар катнашучыларның куркынычсызлыгына зур игътибар биргән. Атлетлар ярышларга йөгерүдә катнашырга рөхсәт бирүче белешмә булган очракта гына чарага кертелә. Спортчылар бәхетсезлек очракларыннан иминиятләштерелгән, ә трасса дәвамында ашыгыч ярдәм бригадалары һәм эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре кизү торачак.

Трасса буенда туклану һәм су эчү нокталары урнаштырылачак. Спортчылар судан бушаган шешәләрне ярышлардан соң эшкәртүгә тапшыра алачак.

Исегезгә төшерәбез, Казан марафонын үткәрү көннәрендә шәһәрдә транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.

 

Юлия Летникова

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев