Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казан Мадридта «FITUR 2022» халыкара туристик күргәзмәсендә тәкъдим ителде

Күргәзмәдә 100-гә якын ил катнаша.

Казан Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Сочи белән беррәттән Мадридта 42-нче «FITUR 2022» халыкара туристик күргәзмәсендә «Visit Russia» берләштерелгән стендында тәкъдим ителде. Күргәзмәне Испания короле Фелипе VI һәм аның хатыны – королева Летиция ачты. Чара Мадридның иң зур күргәзмә үзәгендә – IFEMAда уза.

Казан күргәзмәдә катнашучыларны үзенең якты сувенир продукциясе белән җәлеп итә, алар арасында яңа туристик карталар да бар. Шулай ук делегатлар Казан һәм Татарстан мәдәнияте турында сөйлиләр, дип хәбәр итә Туризм үсеше комитеты матбугат хезмәте.

FITURда70 рәсми вәкиллеге булган 100-гә якын ил катнаша. Россияне Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан һәм Сочи тәкъдим итә.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев